+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 апрель 2019, 11:53

Мактаулы һәм җаваплы эш

Хөрмәтле урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре
һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәм – Урындагы үзидарә көне белән ихлас күңелдән тәбриклим! Бу урындагы үзидарә органнары, муниципаль оешмаларның барлык хезмәткәрләренең, урындагы законнар чыгару органнары депутатларының, территориянең урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрен турыдан-туры хәл иткән, барысы өчен бик мөһим эш башкарып, якташларыбызның мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын күзәтеп, көндәлек вак мәсьәләләрне хәл итүчеләр көне.
Кешеләргә хезмәт итүдән дә мактаулырак һәм авыррак һөнәрләр юк, алар арасында яшисең, алар үз язмышларын урындагы властька тапшыралар һәм ышаналар. Урындагы үзидарә органнарына җәмгыять алдында зур җаваплылык салынган. Урындагы үзидарәнең һәм илнең киләчәгенең нәтиҗәлелеге һәм үсеше күп җәһәттән сезнең һөнәри сыйфатларга һәм грамоталы карарларыгызга бәйле. Җиңел булмаган хезмәтегез, туган районны үстерүгә керткән социаль-икътисади өлешегез өчен рәхмәт.
Ихлас күңелемнән барыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, югары һөнәри осталык, эштә ныкышмалылык, максатка омтылуда тырышлык, карарлар кабул итүдә зирәклек, җиңел булмаган хезмәтегездә яңа казанышлар телим!
Муниципаль район
хакимияте башлыгы А.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: