+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
25 апрель 2019, 18:47

Изге Пасха белән!

Хөрмәтле районда яшәүчеләр!
Якты Пасха бәйрәме белән ихлас котлыйм!
Пасха яңару һәм әхлакый бурычка тугрылык символы булып тора. Бу бәйрәм гомумкешелекнең төп кыйммәтләрен - изгелекне, шәфкатьлелекне һәм кешеләрне яратуны гәүдәләндерә, анда кешеләрнең тынычлыкка, килешеп яшәүгә һәм яңарышка омтылышы чагыла.
Безнең районда руслар, керәшеннәр, чувашлар, мордвалар, христиан динен тотучы башка милләт вәкилләре тату бердәм гаилә булып яшиләр. Безнең бердәмлек мәдәниятләрне үзара баетуга, түземлелеккә, шәфкатьлелеккә өндәүче югары әхлакый идеалларга нигезләнә. Безнең бурыч - рухи һәм мәдәни байлыкларны саклау, һәр диннең үзенчәлекләренә хөрмәт белән карау, республикада халыклар бердәмлеген һәм тотрыклылыгын ныгыту.
Тынычлыкның, изгелекнең явызлыкны җиңүнең тантаналы идеяләрен раслап, Пасха бездә намус белән яшәү, шәфкатьле булу, хәстәрлеккә һәм яклауга мохтаҗларга ярдәм итү омтылышы уята, традицион рухи кыйммәтләр нигезендә безнең барыбызны берләштерә, яхшы эшләр һәм гамәлләр кылырга өнди.
Пасха бәйрәме һәр йортка тынычлык, иминлек һәм яхшылык булып керсен, йөрәкләрегезне туганнар һәм якыннар белән аралашудан шатлык һәм җылылык биләсен. Сезгә барлык өметләрегезнең һәм яхшы башлангычларыгызның тормышка ашуын, тынычлык, яхшылык телим!
Муниципаль район
хакимияте башлыгы А.Андреев.
Читайте нас: