+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
30 апрель 2019, 15:20

Бәйрәм белән!

Кадерле якташлар! Якынлашып килүче 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Вакытлар үтү белән аның исеме ничек кенә үзгәрсә дә, ул безнең өчен якты Яз һәм Хезмәт бәйрәме булып кала. Бу ике төшенчә беркайчан да үзенең билгеләнешен югалтмый. Яшәүгә яңа ритм биргән яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, аны яңарышка өметләр белән бәйлибез. Безнең киләчәк, барыбызның һәм һәркайсыбызның иминлеге бары тик киеренке хезмәт белән генә булдырыла алуын ныклы беләбез. Кешеләргә хезмәт итү безнең планнар һәм фикерләр нигезендә ята. Районда яшәүчеләр һәрвакыт гомуми эшнең иминлеге хакына эшли һәм безнең районны үз куллары белән тагы да матуррак һәм уңайлырак итәләр.
Яз һәм Хезмәт яңа көч бирә һәм төрле буыннарны берләштерә. Бу бәйрәм үз көчебезгә ышанычны ныгытсын, яхшы кәеф бүләк итсен. Яз җылысы белән яңа көч һәм идеяләр килсен, ә һәркайсыбызның хезмәт казанышлары районыбызның, республикабызның, илебезнең алга таба үсешенә һәм чәчкә атуына лаеклы өлеш кертсен.
Һәр йортта бәхет, тынычлык һәм иминлек хакимлек итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күп язгы, шатлыклы тәэссоратлар һәм куелган планнарыгызның уңышлы үтәлүен телим!
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: