+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
30 апрель 2019, 15:23

Һөнәри бәйрәм – Янгын сагы көне белән!

Район янгын сагының хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәм – Янгын сагы көне белән ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез!
Афәтле янгын стихиясе белән көрәш һәрвакыт батыр һәм кыю кешеләрнең эше булып исәпләнде. Сезнең хезмәт һәрвакыт иң хәвефлеләрнең, әмма игелеклеләрнең берсе булып саналды. Кешеләрнең гомерен саклап калу буенча шушы авыр һәм хәвефле эш кешедән югары осталык дәрәҗәсе, каһарманлык, экстремаль шартларда бердәнбер дөрес карарны тиз кабул итә белү сәләте булуны таләп итә.
Янгын сагы һәм янгын сүндерүчеләрнең ныклы традицияләрен булдыру башлангычында торган ветераннарга, шулай ук бүген лаеклы яшь алмаш тәрбияләп хезмәтләрен дәвам итүче янгын сагының шәхси составына тирән рәхмәт белдерәм.
Янгынга каршы ышанычлы киртә булдыруны тәэмин итү буенча киеренке хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт. Хезмәтләре янгыннарны профилактикалау, кисәтү һәм сүндерү белән бәйле булучыларның барысына тыныч эш көннәре, бурычларын уңышлы үтәүләрен, ныклы сәламәтлек һәм гаиләләрендә иминлек телим.
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: