+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
7 Май 2019, 11:54

Баш очында тыныч күк йөзе булсын!

Кадерле ветераннар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле бакалылар!Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән сезне кайнар тәбриклим!

Кадерле ветераннар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле бакалылар!
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән сезне кайнар тәбриклим!
Бөек Ватан сугышы елъязмасында аның фронтларында 16 мең ярымнан күбрәк бакалыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы чагу юллар булып язылган. Без якташларыбызның күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүләре белән горурланабыз, районда туып-үскән 6 кешегә Советлар Союзы Герое югары исеме бирелде һәм 4 кеше Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Язлар һәм буыннар алмашына, әмма тынычлык һәм милли горурлык, хәрби дан символлары йөрәкләребездә кала. Туган илне яклап һәлак булганнарның батырлыгын, бүгенге көнгә кадәр яши алмаучыларны беркайчан да онытмаячакбыз. Алты меңнән күбрәк якташыбыз яу кырларыннан әйләнеп кайта алмады. Алар мәңге хәтердә!
Сугыш елларында тыл эшчәннәре дә зур батырлык кылдылар, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайттылар һәм, гаять зур югалтуларга түзеп, хезмәт алышында җиңделәр.
Хөрмәтле ветераннар! Сезнең Ватанны җан-тән белән яратуыгыз һәм тугрылыгыгыз, фронтта һәм тылда чыдамлыгыгыз һәм батырлыгыгыз, сезнең оптимизм һәм тормышчан энергия бүген дә яшьләр өчен үрнәк булып хезмәт итә. Шушы якты һәм истәлекле көндә батырлыгыгыз алдында баш иябез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм шатлык өчен тагын күп сәбәпләр телим. Сезне яратучы һәм хәстәрлекле якын кешеләрегез игътибарында булыгыз. Бөек Җиңү белән!
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: