+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
1 август 2019, 17:52

Котлыйбыз!

Катай авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерлеләрдән кадерле, ягымлылардан ягымлы әниебез, картыебызШАФИГУЛЛИНАСАЙРА ГАЛФЕТДИН кызынолы юбилее – 80 яше белән кайнар тәбриклибез!

Әниебез, безнең өчен иң газиз, иң якын кеше. Ул безне һәрвакыт хуплый, сүзе һәм эше белән дә ярдәм итә. Бары тик ул гына безгә һәрвакыт ышана. Аның белән һәр көнебез матур, кәефебез һәрчак яхшы. Гаиләбез аны тагы да бәхетлерәк итәргә тырыша. Безне чиксез сөйгәне өчен, аңа зур рәхмәт. Тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен аңа һәрчак бурычлыбыз.
Сиңа ныклы тазалык, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Әнкәй, юбилеең гомер юлыңны бәхеткә күмеп, һәр көнеңне кояшлы, төннәреңне тыныч итсен, сәламәтлегеңне арттырсын. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без, балаларыңа яшәү чыганагы булып торуыңны телибез.
Мең-мең рәхмәт, әнкәй,
Кадер-тәрбияң өчен.
Безне кеше итәр өчен
Күпме түгелгән көчең.
Онытмыйбыз сине беркайчан да,
Рәхмәтлебез барысы өчен дә.
Изге, әнкәй, синең күңелкәең,
Озын була күрсен гомеркәең!
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Бакалы, Туймазы, Уфа, Уренгой.
Читайте нас: