+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 август 2019, 11:32

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын!

Катай авылында туып-үсеп, Килкабыз авылында бәрәкәтле гомер йомгагын сүтүче газиз әниебез, яраткан картәниебез ШӘЙДУЛЛИНА МӘСХҮДӘ ӘХМӘТНӘГЫЙМ кызыолы бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгели.

Катай авылында туып-үсеп, Килкабыз авылында бәрәкәтле гомер йомгагын сүтүче газиз әниебез, яраткан картәниебез
ШӘЙДУЛЛИНА
МӘСХҮДӘ
ӘХМӘТНӘГЫЙМ кызы
олы бәйрәмен – 80 яшьлек юбилеен билгели.
Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа күңелебездәге иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез бөтен гомерен безгә, 4 баласына, багышлады, безне кадерләп, җил-яңгыр тидерми, саклап-яклап үстерде, яшьли тол калып, язмышның әче җилләренә бирешмәде, бөгелмәде, сыгылмады, һәрвакыт алга карап яшәргә көч тапты, безгә үрнәкле тәрбия һәм белем бирде.
Әнкәй! Син гомер буе туган илеңә, туган җиреңә намуслы хезмәт иттең. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың арасында абруең зур синең! Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез.
Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терә-ге булып, кадер-хөрмәттә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төре-неп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән
улың-киленең,
кызларың-кияүләрең,
оныкларың, оныкчыкларың.
Читайте нас: