+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 ноябрь 2019, 17:40

Котлы булсын бәйрәмең!

Безнең кадерле әниебез, тормыш иптәшем, әбиебез ЙОСЫПОВА РӘЗИНӘ ИСМӘГЫЙЛЬ КЫЗЫНЫҢолы бәйрәме - 70 яшь тулган көне!

Безнең киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле әниебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез! Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен чиксез рәхмәт белдерәбез!


Әтиебез белән бергә балаларыгыз hәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп яшәгез! Сез безгә hәрвакыт бик кирәк!


Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,

Туксан түгел, йөз дә түгел.

Картайсыннар әйдә еллар,

Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгылар урап үтсен.

Еллар санын сизмәс өчен –

Оныкларың гөрләп үссен!


Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мирсәяф, балаларың Зөлфия,

Ринат, Зилә, Гөлшат, киленең Айгөл,

киявең Рүзил, оныкларың Айгөл,

Аслан, Илүзә, Раушан, Рамазан,

Динә hәм 4 оныкчыгың.
Читайте нас: