+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 гыйнвар 2020, 16:37

Күңел җылысын өләшә

Агач – яфрагы, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән!? Бүгенге язма герое - Ризида Әнәс кызы Хәйретдинова булмышы белән нәкъ шундыйларның берсе.

Агач – яфрагы, кеше кылган гамәлләре белән матур. Тормыш сукмакларыннан кыю адымнар белән алга атлаганда янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән!? Бүгенге язма герое - Ризида Әнәс кызы Хәйретдинова булмышы белән нәкъ шундыйларның берсе.

Бакалы районының урманнарга төренеп утырган кечкенә Камай авылында (Иске Корыч биләмәсенә карый) Әнәс һәм Сайра Шафигуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Үзеннән соң туган дүрт туганына үрнәкле апа, ә ата-анасының уң кулы булып, бар эшкә дә өлгереп, бергәләп тату гаилә йөген тарталар. Аның балачак истәлекләрен тыңлаганда шул игътибарга лаек: әти-әниләре янып колхоз эшендә йөриләр, балалар барысы да бердәм булып йорт эшләрен башкаралар. Әле савучы булып эшләгән әниләренә булышырга фермага да йөгергәннәре исләрендә. Ихата тулы мал-туар, кош-кортны тәрбияләү, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре - болар барысы да чыныгу, тормыш мәктәбе булгандыр.


Вакыт үз агышы белән акканда, Ризида Әнәс кызы күңеленә якын һөнәр сайлап, Туймазы медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, туган район үзәк дәваханәсенә шәфкать туташы булып эшкә кайта. Яратып сайлаган һөнәренә ул 40 елга якын тугры кала. Әлбәттә, һөнәри үсеш баскычлары да үтелгән. Бүгенге көндә ул иң катлаулы тармак булган хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы. Үз эшенә җаваплы караганы, таләпчән, төгәл булганы өчен аны коллективта хөрмәт итәләр. Хезмәте күпсанлы мактау грамоталары белән бәяләнде. Ә Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы бу бүләкләрнең иң кадерлеседер. Әйе, хезмәтенә карап хөрмәте, диелә бит халык мәкалендә.


Шәхси тормышында да Ризида Әнәс кызы хәстәрлекле, игътибарлы, итагатьле кыз һәм килен, бәхетле хатын; яраткан, кайгыртучан ана, иң сөйкемле картинәй, ә безнең өчен иң хөрмәтле җиңгәчәй. Тормыш иптәше – абыебыз Фәнил Заһит улы белән кызлары Алия һәм уллары Илнарны үз үрнәкләрендә тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырдылар. Ә алар үз чиратында матур, үрнәкле гаиләләр корып, әти-әниләренә оныклар куанычын биреп, бергәлектә-бердәмлектә тату гомер итәләр. Җиңгәчәбез туганнарына һәрчак төпле киңәшләре белән дә ярдәм итә, мул табынлы сыйлы йортының ишекләре һәрберебез өчен ачык. Бу аның ата-анасыннан алган күркәм тәрбия үрнәге.


Шушы көннәрдә Ризида Әнәс кызы үзенең күркәм юбилеен билгели. Кадерле кешебезгә чын күңелдән чыккан котлауларыбызны җиткерәбез. Гомереңнең һәр көнен җан тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршыла. Күңел кояшыңны сүндерми, әйләнә-тирәңдәгеләрне сөендереп, әле озак еллар дөньяга якты нур өләшеп яшәгәндә сәламәтлек, иман байлыгы, кимемәслек көч-куәт юлдаш булсын.


Бәйрәм котлаулары белән, әниең Гаилә, туганнарың Тәүсия-Инсаф, Галимә-Рим, Фәнзилә-Хәнәви, Фәридә, Гүзәл-Рафил, Рәмил-Луиза, кече туганнарың.
Читайте нас: