+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 гыйнвар 2020, 17:34

Сез безгә үрнәк

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, бер-берсеннән башка яши алмаучылар, бер-берсе турында хәстәрлек күреп, яратып яшәүче иң матур гаиләләр арасында безнең өчен иң кадерле булган әти-әниебез дә бар. Иске Корыч авылында яшәүче Солтанов Альберт Галимҗан улы һәм Зәйлә Әүхәди кызының бергә гомер итүләренә декабрь аенда 45 ел булды.

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, бер-берсеннән башка яши алмаучылар, бер-берсе турында хәстәрлек күреп, яратып яшәүче иң матур гаиләләр арасында безнең өчен иң кадерле булган әти-әниебез дә бар. Иске Корыч авылында яшәүче Солтанов Альберт Галимҗан улы һәм Зәйлә Әүхәди кызының бергә гомер итүләренә декабрь аенда 45 ел булды.


1972 елның көзендә Катай авылында туып-үскән чибәр, акыллы әниебез Камай авылына мәктәпкә укытырга килә. Гармунда өздереп уйнаган, матур итеп елмая торган, Корыч авылы егете әтиебез белән нәкъ шушы авылда танышалар. Озак та үтми, чәчләрен чәчкә бәйләп дөнья көтә башлыйлар.

Кадерлеләребез бик бай хезмәт юлы үтәләр. Әтиебез агроном, парторг, күп еллар авыл хакимияте башлыгы, картлар йорты житәкчесе булып эшли. Әниебез бар тормышын - 38 ел гомерен балалар укытуга багышлый.


Безгә - өч кызларына гомер бүләк итәләр, яратып, иркәләп үстереп, барыбызга да югары белем, тәрбия бирделәр. Мөгаен да, безнең әти-әни кебек бала җанлы кеше юктыр ул! Бүгенге көндә без сезгә карап, сезгә таянып, сезнең кинәшләрегез белән яшибез! Инде һәрберебезнең үз гаиләсе, балалары булуга карамастан, без һаман сезнең назыгызга, терәгегезгә мохтаҗбыз! Сез безгә үрнәк, сез безгә кирәк!


Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Әти-әниебез 45 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк, кирәк булып, матур итеп яшиләр. Бүген алар лаеклы ялда. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать. Балаларына булышып, 6 оныкларын үстерешәләр, олы нәнәбезне сабый бала кебек карыйлар. Умартачылык белән шөгыльләнәләр. Жәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга тырышалар.


Гаиләбез белән жыелганда оныкларын биетергә әтиебез гармун тарта. Әниебез, кырына терәлеп утырып, «Әйдәле, тагы бер генә көй уйна әле», дип кул чаба…


Әти-әни! Туган өебез тәрәзәләрендә бик күп еллар ут сүнмәсен иде, сезнең көлгән тавышларыгыз, бәхетле елмаюыгыз йөзегездән китмәсен иде. Ходай Тәгалә сезгә сәламәтлек, озын, мул тормыш бирсен! Тигезлектә, безнең бары тик шатлыкларга гына сөенеп, кайгы-хәсрәт күрмичә, бик күп еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде! Һәрвакыттагыча, өйнең яме, яшәүнең чыганагы, безнең терәк булып яшәвегезне телибез!


Без бәхетле,

чөнки пар канатлы,

Жылы безнең гаилә учагы.

Ул учакны

сундермичә тота

Әниемнең жылы кочагы.

Әтиемнең

гадел киңәшләре,

Гаиләбезне

түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы,

ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.


Балалары, оныклары.
Читайте нас: