+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
7 март 2020, 12:30

Котлыйбыз!

Кадерле кызым, сеңлебез, апабыз МУХСИНОВАХӘМИДӘ ХАШИМ КЫЗЫНматур юбилее белән ихлас котлыйбыз!

Кадерлебез, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, күңел тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын.
Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен. Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын.
Без телибез сиңа зур бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә,
Гел шатлыктан торсын гомерең.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең!
Әниең Мәврүрә, апаларың Рәсимә, Фәнисә,
җизнәң Рәвис, энең Рамил, киленең Венера,
кече туганнарың Рөстәм-Катя,
Рүзил-Альбина, Руслан, Рифат, Илнара,
Кәрим, Ханна.
Бакалы, Учтым, Казан.
Читайте нас: