+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
8 март 2020, 13:16

Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!

Язгы табигать уянуының беренче көннәрендә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – 8 Мартны билгеләү тирән мәгънәгә ия. Ул чиксез яратуны, яхшылыкны, чагу матурлыкны, күңел җылысын һәм тормыш зирәклеген гәүдәләндерә.

Безнең әниләр, апа-сеңелләр, хатыннарыбыз дөньяга яңа гомер бүләк итү, кешелекнең яңа буынына рухи кыйммәтләр тапшыру, иҗатка илһамландыру кебек изге сәләтләргә ия. Ачык күңеллелек һәм зирәклек, эшлеклелек һәм активлык, компетентлылык һәм җаваплылык, район һәм республика, илнең барлык эшләрендә катнашырга омтылу нәтиҗәсендә хатын-кызларыбыз үз көчләрен җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә киң чагылдыралар.
Кадерле хатын-кызлар! Матур бәйрәм алдыннан сезгә яратуыгыз, чиксез түземлек өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтергә, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләргә рөхсәт итегез. Күңел түрендәге барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!
Хөрмәт белән, муниципаль район
хакимияте башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: