+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
23 апрель 2020, 22:44

Юбилей белән!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез КОРБАНГАЛИЕВАЛАРИСА НИКОЛАЕВНАНЫ 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез
КОРБАНГАЛИЕВА

ЛАРИСА НИКОЛАЕВНАНЫ


50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез, әни белән әти, җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Тормыш сынауларын горур үтеп, бүген безгә зур терәк, яхшы киңәшчеләребез, йортыбызның яме.Әни - син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач!


Иң изге теләкләр белән тормыш

иптәшең Зиннур, балаларың Ирек,

Айгөл-Салават, Азамат, Айрат,

Алина-Дилшат, Арслан, каенатаң-каенанаң Мөнәвир-Гөлдаһира,

кода-кодагыең Фәрит-Роза,

Зотовлар, Сәлимовлар

гаиләләре.
Иске Балыклы, Бакалы.
Читайте нас: