+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
13 июнь 2020, 01:28

Котлы булсын бәйрәмең!

Иске Корыч авылында яшәүче газиз әнкәебез, яраткан картыебыз СӘМИГУЛЛИНАФӘНИЯ МӨХӘММӘТГАЛИМ КЫЗЫНматур юбилее – 80 яше белән чын күңелдән котлыйбыз!

Иске Корыч авылында яшәүче газиз әнкәебез, яраткан картыебыз

СӘМИГУЛЛИНА

ФӘНИЯ МӨХӘММӘТГАЛИМ КЫЗЫН

матур юбилее – 80 яше белән чын күңелдән котлыйбыз!

Әнкәй! Синең кебек илгә биш ул - биш лачын тәрбияләгән, биш киленгә әнкәй генә түгел, сердәшче дә, таяныч-терәк тә була алган кешеләр сирәктер. Һәрвакыт акыллы киңәшеңне, зур ярдәмеңне тоеп яшибез. Балалар үстергәндә, аеруча нык булыштың, балалар дип өзелеп тордың, оныкларың да сине бик нык ярата һәм хөрмәт итә. Оныклар туенда – урының түрдә.Туганнарың, күрше-күлән, авылдашлар арасында да зур ихтирам казандың. Тормыш авырлыгына, кайгыларга баш имәдең, сыгылмадың. Һәркемне һәрвакыт ачык чырай, якты йөз, тулы табын белән каршы аласың, изге теләк белән озатасың.

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге телибез. Балаларыңның, оныкларыңның, оныкачыңның игелеген күреп, рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп озак яшәргә насыйп булсын.

Юбилееңда изге, матур хисләр

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез чын күңелдән

Барыбыз да бергә кушылып!

Улың Рифкать, киленең Илза,

оныкларың Рәмзия-Динар, Илмира-Марсель,

Румил, Илгиз, Илсур, Рәсүл,

оныкачың Данияр.

Иске Корыч.

Читайте нас: