+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
5 октябрь 2020, 10:30

Игелек һәм зирәклек белән

Хөрмәтле педагоглар һәм педагогик хезмәт ветераннары!Һөнәри бәйрәмегез - Укытучы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Хөрмәтле педагоглар һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Укытучы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Сабырлык һәм даими һөнәри камилләшүне таләп итүче хезмәтегез ихлас ихтирамга һәм рәхмәткә лаек. Сез балаларга үз көчләрен белергә һәм аларга ышанырга ярдәм итәсез, белем һәм күңел җылысы бирәсез. Мөстәкыйль фикер йөртергә һәм карарлар кабул итәргә, ә иң мөһиме – игелеккә, мәрхәмәтлеккә һәм патриотизмга өйрәтәсез - болардан башка әдәпле кеше үсә алмый.
Үз эшегезгә чиксез бирелгән булуыгыз, балаларның шатлыгын һәм кичерешләрен аңлый белүегез, вакыт белән бергә атлау теләгегез, зирәклек, иҗади активлык, укучыларга һәм тәрбияләнүчеләргә бүләк иткән рухи җылылык һәм мәхәббәт өчен рәхмәт. Сез педагогларга хас булган барлык игелекле һәм яхшы әйберләрне – күңел юмартлыгы, сабырлык, үҗәтлек һәм сизгерлекне саклаячаксыз дип ышанам.
Сезгә бәхет, иминлек, илһам, яңа иҗади уңышлар телим.
Укытучылар йөрәгендәге игелек һәм зирәклек беркайчан да бетмәсен, үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек уты сүнмәсен.
Кадерле укытучылар, сезгә ныклы сәламәтлек һәм оптимизм, авыр, әмма шундый мөһим эшегездә уңышлар телим!
Муниципаль район хакимияте башлыгы
вазыйфасын башкаручы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: