+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
2 ноябрь 2020, 16:55

Бәйрәм белән!

Иске Корыч авылында гомер итүче хөрмәтле кодагыебызИСХАКОВА Нәзифә Гафият кызын туган көне – 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

Иске Корыч авылында гомер итүче хөрмәтле кодагыебыз
ИСХАКОВА
Нәзифә Гафият кызын
туган көне – 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
туган көне – 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Кодагыебыз, эшкә уңган, алтын куллы, төпле фикерле кадерле кеше син безнең өчен. Кайчан килсәк, ачык йөз, өстәлеңдә сый-нигъмәт, телеңдә һәрчак балаларга карата яхшы теләкләр синең. Мирзаян кода белән акыллы, тырыш, уңган балалар тәрбияләп үстердегез. Оныклар, хәзер инде оныкачлар тәрбияләргә булышасыз. Кодагый! Син гаҗәеп киң күңелле, олы җанлы кеше. Киләчәктә дә бер-беребезне ярты сүздән аңлап, тату тормышта яшәргә язсын. Кода белән сиңа хәерле гомер, саулык, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Йортыгыз һәрвакыт гөрләп, бүгенгедәй үзенә тартып торсын, исән-имин булыгыз. Тормышның һәр мизгеле бәхет белән үтсен. Һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә.
Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең,
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,
Кодагыебыз, бөтен гомерең!
Иң изге теләкләр белән кода-кодагыйларың Фән-Зөлфидә Хөснуллинар, балалар һәм оныклар.
Читайте нас: