+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
27 ноябрь 2020, 10:40

Бәйрәмегез котлы булсын!

Хәмидуллина Фәризә Әгъләм кызын гаиләсе матур юбилее белән тәбрик итә

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан нәнәебез

Хәмидуллина

Фәризә Әгъләм кызын

күркәм юбилее белән ихлас тәбрик итәбез!
Кадерлебез, туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.
Чынга ашсын хыял, өметең!
Тормыш иптәшең,
балаларың Ренат-Илмира,
Әкрәм-Елена, Марат-Зирина,
оныкларың Илшат, Гөлшат, Артем,
Жасмин, Айдар, Даниэль, Кирилл.
Иске Корыч.
Читайте нас: