+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 февраль 2021, 13:40

Туган көнең котлы булсын!

Солтанова Энҗе Альберт кызын туганнары гүзәл юбилее белән котлый

Кадерле кызыбыз, апабыз
Солтанова
Энҗе Альберт кызын
гүзәл юбилее белән кайнар котлыйбыз!
Еллар сиңа сәламәтлек, уңышлар, күңел тынычлыгы, матурлык һәм зирәклек кенә өстәвен телибез.
Ап-ак карга төреп, җил-бураннар,
Кышта бүләк итте сине.
Гүя балкып назлы кояш чыкты,
Вакытыннан алда язлар килде.
Син - кыш кызы, күңел күгең ап-ак,
Сафлык бөркеп балкый йөзләрең.
Бу дөньяда тик матурлык эзләп,
Нурлар чәчеп тора күзләрең.
Кайнар йөрәгеңдә урын алган,
Якты хисләр, бары изгелек.
Безгә булган хөрмәт-мәхәббәтең
Котып бозларын да эретерлек.
Сине кайберәүләр усал диләр,
Күңелең йомшаклыгың күрмиләр,
Усаллыгың тик дөреслек өчен,
Икәнлеген алар белмиләр.
Исемең җисемеңә туры килә,
Тирә-якка изгелек сибәсең.
Шаянлыгың, үткен телең белән
Күңелләрне күрә беләсең.
Котлы булсын синең туган көнең,
Сәламәт бул, яшә бәхеттә.
Парлы булсын синең гомер юлың,
Үтсен мәхәбәттә, бәхеттә!
Сине яратып, әти-әниең, картыең,
сеңелләрең һәм аларның гаиләләре.
Иске Корыч, Уфа, Кырмыскалы.
Читайте нас: