+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
7 февраль 2021, 11:41

Уңыш баскычлары

Яңа Илек мәдәният йортының «Тамаша» татар театр коллективы «Халык» исеменә лаек булды

2019 ел Русиядә Театр елы буларак узды. Шул уңайдан районда «Театр көзе» фестиваль-конкурсы үтте, ул тулы зал тамашачылар җыйды. Нәкъ шушы театраль талантлар конкурсы Яңа Илек мәдәният йорты актерлары өчен яңа җиңүләргә һәм казанышларга этәргеч булды.
Яңаилеклеләр элек-электән талантлары белән дан тоткан һәм авырлыктан курыкмаган, хәтта сугыштан соңгы авыр елларда да, татар һәм башкорт язучыларының драма һәм комедияләрен сәхнәдә куеп, алар халыкның кәефен, рухын күтәргән, яшәү көчен арттырган. Мәсәлән, 1953 елда 9 кешедән торган театр коллективы, район үзәгенә җигүле атларда килеп, тамашачыларга М.Фәйзинең өч актлы «Ак калфак» драмасын күрсәтә.
1973 елда Яңа Илек сигезьеллык мәктәбе укытучылары коллективы драма коллективларының район смотрында С.Шәкүровның «Туган туфрак» драмасы белән уңышлы чыгыш ясап, беренче урынга лаек була. 1984 елда драмколлектив «Таң» клуб берләшмәсе итеп үзгәртелә. Елдан-ел коллектив яңа талантлар белән тулылана һәм актерларның башкару осталыгы арта. 1991 елда үзешчән артистларга кабат уңыш елмая, район Мәдәният сарае сәхнәсендә Ю.Әминовның өч пәрдәле «Тамырлар» сатирик комедиясен уйнап, район смотрында беренче урынны яулыйлар. Ә 2005 елда Җиңүнең 60 еллыгына багышланган смотр-конкурста И.Абдуллинның «Айсылуның айлы кичләре» драмасын куеп, коллектив I дәрәҗә Дипломга лаек була.
Актерлар узган ел зур уңышка ирештеләр, «Театр көзе» фестиваль-конкурсының төп призы - Гран-при һәм акчалата бүләкле диплом яуладылар.
Ике айлык репетицияләр һәм Сеңгрән, Кадер (Илеш районы), Чүрәкәй (Татарстан Республикасы), Ахман, Яңа Маты авылларында, район Мәдәният сараенда чыгышлар ясаганнан соң, үзешчән артистлар «халык» исеменә дәгъва иттеләр.
Яңа Илек авыл мәдәният йортында жюри игътибарына Юныс Әминовның дүрт актлы «Өти балак» комедиясе югары башкару дәрәҗәсендә тәкъдим ителде. Коллектив республика «Халык иҗаты үзәге»нең театр жанры буенча баш белгече, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Т.С.Калмурзина җитәкчелегендәге аттестация комис-сиясеннән яхшы бәя алды. Жюри карары буенча безнең иҗат коллективы беренче тапкыр «Халык» исеменә лаек булды. Бу исем - үзешчән коллективларның казанышларын тануның иң югары дәрәҗәсе. Аны алгач, театр чагыштырмача финанс тотрыклылык кына түгел, халык алдында зур җаваплылык та ала.
Бу уңыш һәм казанышларның нигезендә - актерлар Лида Кириллова, Любовь Орехова, Зинаида Евлампиева, Римма Давыдова, Мария Кириллова, Николай Игушин, Иван Лаврентьев, Геннадий Савельев, Григорий Карпов, режиссерның монтаж һәм костюмнар буенча урынбасарлары Анна Кириллова, Марина Федорова, Вера Максимова, Лидия Карпова, тавыш операторы Евгений Кирилловның бердәм иҗади хезмәте.
Бүгенге көндә Яңа Илек авыл мәдәният йортының «Тамаша» татар халык театр коллективы Риза Ишморатның дүрт актлы «Кайту» драмасы буенча репетицияләр үткәрә.
Менә шулай «Тамаша» халык театры актерлары авыл халкының иҗади актив шәхесен тәрбияләүгә үз өлешен кертәләр. Коллективны әлеге лаеклы исем белән котлыйм һәм актерларга сәламәтлек, иҗади уңышлар телим, авыл театры үссен һәм яшәсен, ә тамашачылар аны рәхмәт сүзләре белән хупласын.
Григорий КАРПОВ,
Яңа Илек авыл мәдәният йорты методисты.
Читайте нас: