+8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
25 март 2021, 14:17

Котлы булсын туган көнең!

Басыйров Шамил Тимерхан улын гаиләсе күркәм юбилее белән котлый

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдән ил таяныр көч ала. Иске Корыч авылында гомер итүче безнең өчен бик кадерле булган тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез
Басыйров
Шамил Тимерхан улы
да нәкъ шундый ирләрнең берсе. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең ышаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да.
Әтиебез! Сине, гомер үрләрен яулый-яулый, шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син – иң изге һәм иң кадерле.
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре
Безгә әле һаман бик кирәк!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп,
әниебез, балаларың Люция, Галия,
Рания, киявең Дмитрий,
оныкларың Даниэль, Артём.
Читайте нас: