+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ЛОНГРИД
24 декабрь 2019, 14:15

Боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Декабрьдә, салкыннар җылыну белән чиратлашкан вакытта, боз астыннан балык тотарга яратучылар яки боз каплаган сулыкларда уйнаган балалар белән гадәттән тыш хәлләр булу ихтималы бар.

Декабрьдә, салкыннар җылыну белән чиратлашкан вакытта, боз астыннан балык тотарга яратучылар яки боз каплаган сулыкларда уйнаган балалар белән гадәттән тыш хәлләр булу ихтималы бар.
Сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Алар шундый:
сулыкларны тыелган урыннарда кичмәгез;
кичүдән тыш урыннарда бозга мотоциклларда, автомобильләрдә чыкмагыз;
кыш башында - сулыкларның уртасы, кыш азагында яр буе участоклары, агызу торбалары янындагы участоклар, шулай ук күперләр асты аеруча куркыныч;
тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда (томан, кар, яңгыр), шулай ук ялгызың боз өстенә чыгарга ярамый;
елга аша чыкканда боз кичүеннән файдаланыгыз;
бозның ныклыгын аяк сугып тикшерергә ярамый. Кулыгызда таяк булсын, үз алдыгыздагы юлны капшагыз. Беренче бәрүдән соң бераз гына булса да су күренсә, яки боз ярыла башлый икән – бу боз юка, аның буенча йөрергә ярамый дигән сүз. Әгәр дә сез ярдан ерак киткәнсез, ә боз ярыла башласа, бу очракта сак кына боз өстенә ятарга һәм үз эзләрең буйлап кире шуышырга яки аякларны боздан аермыйча, авырлык олы мәйданга төшсен өчен киң аерып, үз эзеңнән ярга аякны шудырып атлап чыгып китәргә кирәк;
сулыкны мәҗбүри кич-кәндә, салынган сукмаклардан яки чаңгы юлыннан яки тапталган эздән, сукмаклардан барырга кирәк;
аерым боз участокларында төркемләп җыелмагыз;
туңган елганы (күлне) чаңгыда кичү яхшырак, шул ук вакытта: чаңгы таякларын кулга киеп куймыйча гына кулда тотыгыз;
әгәр рюкзагыгыз бар икән, аны бер иңсәгә генә элегез, бу йөктән җиңел арынырга мөмкинлек бирәчәк;
сулыкка үзең белән 20-25 метр озынлыктагы бер башы элмәкле һәм грузлы ныклы шнур алырга кирәк. Груз шнурны суга төшкән иптәшеңә ташларга ярдәм итәчәк, элмәк - зыян күрүче ышанычлырак тотына алсын өчен, аны култык астына төшереп кияргә кирәк.

Әти-әниләр! Балаларны бозга (балык тотарга, чаңгыда һәм тимераякта шуарга) караучысыз җибәрмәгез!

Әгәр дә боз астына төшсәгез:
Паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тыныч сулыш алыгыз. Боз читенә тотыныгыз. Бозның үзегез килгән ягына чыгыгыз; кулларыгызны ян-якка җәегез һәм боз кырыена ябышырга тырышыгыз. Әгәр боз ватыла икән, бирешмәгез, барыбер чыгарга тырышыгыз. Боз түзсә, ярга тәгәрәгез; 2-3 метр читкә шуышып үтегез, торыгыз һәм якындагы торакка барыгыз. Җылы бинада гына ял итәргә була.

Бердәм коткару телефоны: 112.

Фото: pixabay.com
Читайте нас: