-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ЛОНГРИД
19 сентябрь , 15:07

Алар «Кулинар карвинг»та сынатмады!

Уфада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен тәгаенләнгән оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптация буенча «Вернуть детство» Идел буе округы фестивале уза. Бүген аның икенче көне.

Алар "Кулинар карвинг"та сынатмады!
Алар "Кулинар карвинг"та сынатмады!

Уфада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен тәгаенләнгән оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптация буенча «Вернуть детство» Идел буе округы фестивале уза. Бүген аның икенче көне. Һәм бүгенге күпсанлы чаралар исемлегендә  «Кулинар карвинг» та бар. Ул Уфа туклану  индустриясе һәм сервис колледжында үтте. Төрле төбәкләрдән килгән унбер кыз һәм бер  егет кулинар карвинг нечкәлекләренә төшенү белән беррәттән әлеге җиңел булмаган өлкәдә үз осталыкларын сынадылар. Нәрсә соң ул кунлинар карвинг? Ул яшелчә-җимешләрдән кабатланмас шедевр ясау.  Җиңел эш түгел! Бәйгенең беренче минутларында ук берничә бала җәрәхәтләр алып өлгерде. Әмма соңрак дулкынлану басыла төшкәч, алар үзләрен кулга алып, иҗатка кереште. Балаларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде.

Әлеге фестиваль  2009 елдан алып үткәрелә. Башкортстан җирендә ул дүртенче ел рәттән оештырыла. Быел әлеге чара кысаларында республикага 400гә якын бала килде.

Алар "Кулинар карвинг"та сынатмады!
Алар "Кулинар карвинг"та сынатмады!
Алар "Кулинар карвинг"та сынатмады!
Алар "Кулинар карвинг"та сынатмады!

Источник: «Өмет» гәзите

Читайте нас: