Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
19 декабрь 2018, 11:36

Эшсезләргә пособиене - яңа закон буенча

Киңкүләм мәгълүмат чараларында 2019 елның 1 гыйнварыннан Русия Хөкүмәтенең “2019 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь зурлыгы күләмнәре турында” карары көченә керәчәк.

Киңкүләм мәгълүмат чараларында 2019 елның 1 гыйнварыннан Русия Хөкүмәтенең “2019 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь зурлыгы күләмнәре турында” карары көченә керәчәк. Без Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Көнбатыш районара ДКУның Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Роза Флүровна Тихонованың бу яңалык турында җентеклерәк сөйләвен үтендек.
- Әйе, бу чынлап та шулай. Киләсе елның гыйнварыннан Русиядә эшсезлек буенча пособие беренче тапкыр күпкә артачак. Башкортстанда, Урал коэффициентын исәпкә алып, пособиенең минималь күләме - 1725 сум, максималь күләме 9200 сум тәшкил итәчәк. Әлеге вакытта республикада эшсезлек буенча минималь пособие - 977,50 сум, аның максималь күләме 5635 сум тәшкил итә.
- Эшсезлек буенча пособие билгеләү тәртибе үзгәрәчәкме?
- 2018 елның 3 октябрендәге “Пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 350нче Федераль закон тарафыннан эшсезлек буенча пособие билгеләү һәм түләү тәртибе үзгәртелде.

Шулай итеп, 2019 елның 1 гыйнварыннан гражданнарга эшсезлек буенча пособие түләүнең бер чоры билгеләнде:
төрле нигез буенча эштән 12 ай дәвамында, хезмәт дисциплинасын бозган яки Русия Федерациясе законында каралган башка гаеп белән эштән чыгарылучылардан башка, эшсезлек башлану алдыннан, шушы чорда 26 атнага кадәр хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган эшсезлек буенча пособие түләү башлану датасыннан 12 ай дәвамында 6 айга тиң. Эшсезлек буенча пособие: беренче өч айда - соңгы эш (хезмәт) урыны буенча соңгы өч айда аларга исәпләнелгән уртача хезмәт хакының (акчалата тәэминат) 75 проценты күләмендә; аннан соңгы өч айда 60 процент күләмендә билгеләнә. Барлык очракта да эшсезлек буенча пособиенең күләме район коэффициенты күләменә арттырылган максималь күләмнән югары һәм минималь күләмнән түбән була алмый;
эшне беренче тапкыр эзләүчеләргә (элек эшләмәгәннәр); озак вакыт эшләми торганнан соң (бер елдан артыграк) хезмәт эшчәнлеген яңартырга теләүчеләргә; Русия Федерациясендә билгеләнгән тәртиптә шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктаткан; хезмәт дисциплинасын бозган өчен яки Русия Федерациясе законнарында каралган башка гаепле гамәлләр өчен эштән бушатылганнарга; төрле нигез буенча эштән китүчеләргә эшсезлек башлану алдыннан 12 ай дәвамында, шушы чорда 26 атнадан кимрәк хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучыларга; мәшгульлек хезмәте органнарны тарафыннан укуга җибәрелүчеләргә һәм гаепле гамәл өчен аннан чыгарылучыларга; крестьянлык (фермерлык) хуҗалыгы әгъзалыгыннан чыгучыларга; шулай ук соңгы эш (хезмәт) урыны буенча соңгы өч айга уртача хезмәт хакы турында белешмә китермәгәннәргә - эшсезлек буенча пособие түләнә башлаган датадан 12 ай дәвамында 3 айга тиң. Эшсезлек буенча пособие: эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмендә, әгәр Халык мәшгульлеге турында закон тарафыннан башкасы каралмаса, район коэффициентына арттырылып исәпләнелә.
Шул ук вакытта, эшсез сыйфатында исәптән төшелгәндә: сәбәпсез мәшгульлек хезмәте органына озак вакыт (бер айдан артыграк) килмәгәндә, алдау юлы белән эшсезлек буенча пособие алырга омтылу, мәшгульлек хезмәте органы белән хезмәттәшлек итүдән (шәхси язма гариза буенча) баш тартканда, исәптән төшкәч, эшкә урнашмаучыларга, эшсез сыйфатында аларның алдагы теркәлү көненнән соң 12 ай дәвамында кабат эшсез дип танылган очракта күрсәтелгән чор үткәнчегә кадәр эшсезлек буенча пособие билгеләнми.
- Пенсия алды яшендәге кешеләрне нинди үзгәрешләр көтә?
- Пенсия яше арту сәбәпле, пенсия алды яшендәгеләргә картлык буенча страховкалау, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнүче пенсиягә хокук бирүче яшь җиткәнчегә кадәр 5 ел дәвамында гражданнарны пенсия алды яшендәге кешеләргә керттеләр. Алар өчен закон тарафыннан социаль ярдәмнең өстәмә гарантияләре билгеләнелә. Яңа елдан беренче тапкыр пенсия алды яшендәге гражданнарга эшсезлек буенча пособие кертелә. Башкортстанда алар өчен максималь пособие күләме 12972 сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта билгеләргә кирәк, шушы категориядән мөрәҗәгать иткән һәр гражданин эшсезлек буенча пособиене максималь күләмдә алмаячак. Пособие түләү чорына һәм аның күләменә мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итү алдыннан хезмәт мөнәсәбәтләренең, эштән китү өчен нигез, соңгы эш урыны буенча соңгы өч айдагы уртача хезмәт хакы күләме һәм башка факторлар йогынты ясаячак.