+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
11 сентябрь 2019, 17:50

Шәхси клиникага – яшел ут

Районда тырыш, булдыклы кешеләр күбәя, көч-мөмкинлекләрен үлчәп, үз эшләренә алыналар. Моңа кадәр, әлбәттә, базарны, андагы ихтыяҗны өйрәнәләр.

Айгөл Рүзилевна Сафина да берничә ел элек авылда бизнес башларга карар итә. Медицина белеме булган Бакалы кызы оптика әйберләре сатуны тормышка ашыра башлый. Районда офтальмология буенча шәхси клиникалар җитмәвен истә тотып, ул бу юнәлештә үзенең бизнес-планын төзи һәм, киләчәктә пациентларны кабул итүгә Уфа шәһәреннән югары квалификацияле белгечләр җәлеп итеп, үз эшчәнлеген киңәйтмәкче.
Хәзерге вакытта Айгөл Сафина үз эшчәнлеген Бакалыдагы Октябрьская урамында кысынкы шартларда алып бара, ә компьютерлар һәм -смартфоннарны актив куллану сәбәпле күзләрен тикшертергә, күзлек, дәвалануга юллама алырга теләүчеләр торган саен күбәя.
Пәнҗешәмбедә район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев үткәргән «Эшкуарлык сәгате»ндә Сафинаның проекты хупланды.  
Урынбасарларына һәм хезмәтләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Александр Георгиевич алар алдына эшкуарга аерым бина төзү өчен арендага җир участогы бирүдә ярдәм итү бурычын куйды.
А.Р.Сафина үз бизнесын үстерү планнары белән уртаклашты. Җир арендага рәсмиләштерелгәч, ул заманча клиника төзергә, югары технологияле җиһазлар сатып алырга, табиблар белән кабул итүләрне оештыру турында килешүләр төзергә, өстәмә ике эш урыны ачарга ниятли.
Арытаба «Эшкуарлык сәгате»ндә кайбер эшкуарларның алдан тикшерел- гән проектлары буенча карарларның үтәлеше барланды. Кирәк булган очракта алар яңадан район хакимиятенә инвестиция сәгатенә чакырылачак.
Валентина ШАКИРОВА.
Читайте нас: