+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
30 сентябрь 2019, 17:50

Сөт терлекчелеген үстерү проекты

«Эшкуарлык сәгате» форматында узган чираттагы киңәшмәдә Кирилл Черновның проекты каралды.

Кирилл Петрович үз эшчәнлеге өлкәсен киңәйтергә, абыйсы Владимир белән бергә Иске Шарашлы авыл биләмәсе территориясендә сөт терлекчелеге белән шөгыльләнергә уйлый. Владимир Чернов шулай ук киләчәктә крестьян-фермер хуҗалыгын теркәргә һәм «Яшь фермер» республика программасында катнашырга ниятли. Барлык уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен, эшкуарга Югары Троицк авылы янындагы җир участогын рәсмиләштерүдә ярдәм кирәк. Район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Ю.С.Зыязетдинов тәкъдим ителгән проектны хуплады, коллегаларына аны тормышка ашыруда ярдәм итүне йөкләде. Юлай Суфиянович шулай ук эшкуарга фермерлар белән аралашырга һәм тәҗрибә өйрәнергә киңәш итте, алар шулай ук кайчандыр нульдән башлаган, терлекчелек биналары төзегән, терлекләр сатып алган һәм хәзер уңышлы үсеш алалар. Башкалар мисалында кайбер хаталарны булдырмаска мөмкин.
Читайте нас: