+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
15 декабрь 2019, 15:20

Пекарня-кулинариягә рәхим итегез!

Узып баручы ел «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте өчен бик уңышлы булды - язын, элекке «Бистро» бинасын капиталь төзекләндергәннән соң, ул «Таверна» кафесын ачты. Ә шушы көннәрдә бакалыларны яңа пекарня-кулинария белән сөендерде. Ул Ленин урамындагы элекке «Юлдаш» магазины бинасында урнашкан.

Узып баручы ел «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте өчен бик уңышлы булды - язын, элекке «Бистро» бинасын капиталь төзекләндергәннән соң, ул «Таверна» кафесын ачты. Ә шушы көннәрдә бакалыларны яңа пекарня-кулинария белән сөендерде. Ул Ленин урамындагы элекке «Юлдаш» магазины бинасында урнашкан.
Тантаналы ачуга бик күп бакалылар җыелды, яңа ноктаның барлыкка килүенә турыдан-туры катнашлыгы булган кунаклар чакырылды. Чагу алтакта, дәртле музыка, яңа пешкән икмәк һәм кондитер әйберләренең ымсындыргыч исе аның яныннан битараф узарга ирек бирмәде. Эчке бизәлешне карарга һәм, әлбәттә, бакалылар арасында һәм районнан читтә дә популяр булган җәмгыятьнең продукциясен сатып алырга, татып карарга теләдек.
Яңа пекарня-кулинария киштәләре ипи, торт, пирожный, өчпочмак, коймак, күмәч ризыкларыннан сыгылып тора. Киштәләрдә «Җәмәгать туклануы» җәмгыяте продукциясенең киң ассортименты: икмәк-булка, кондитер әйберләре, шулай ук төрле камыр ризыклары, балык, кәтлитләр, гарнир, голубцы, салатлар, камыр һәм башка әйберләр. Кайнар аш-су, салатлар белән беррәттән, пицца, шаурма, эчемлекләр дә авыз итәргә була. Сүз уңаеннан, сатуда туңдырма, шулай ук сөт коктейльләре бар. Ашамлыкларның күбесе үз кухняларында әзерләнә, бер өлеше «Җәмәгать туклануы» җәмгыятенең кулинария һәм кондитер цехларыннан китерелә.
Сыйфатлы ремонт, стильле бизәлеш, зәвыклы дизайн һәм бинаның гадәти булмаган интерьеры алыштыргысыз уңайлык тудыра. Чараны ачуда сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе О.Ф.Мищенко сүзләренә караганда, ремонтны үз эшенең осталары - шәхси эшкуарлар А.А.Грюмов һәм О.Ф.Павлов башкарган. Аларның тәҗрибәсе, белемнәре нәтиҗәсендә бина ничек уйланылган, шулай килеп чыккан. Бизәлеш һәм дизайн кызыклы, ә эчке җиһаз: өстәлләр, урындыклар, эскәмияләр, стеллажлар, комодлар, бар өстәлләре - нараттан ясалган. Җиһазлар һәм күргәзмә савыт-саба уникаль. Ольга Филимоновна Мищенко пекарня ачуда ярдәм иткән, хуплаган һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде. Бу, беренче чиратта, А.Г.Андреев җитәкчелегендә район хакимияте, «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе А.Н.Дырнаев, «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте коллективы - производство мөдире Н.Г.Ситдыйкова, администратор Э.Р.Каюмова, технолог О.В.Белова, техник җитәкче А.С.Суханов, җәмгыятьнең иң яхшы эшчесе Г. Наурзова һәм башкалар.
Пекарня-кулинарияне ачуда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, икътисад бүлегенең баш икътисадчысы Л.В.Борһанова чыгыш ясады.
Күршеләр – шәхси эшкуарлар Ф.С.Бүләкова, В.С.Маркова, «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте коммерция директоры В.А.Дырнаев, «Икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе И.М.Бүләкова һәм башкалар бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Чыгыш ясаучылар яңа ачылган бинага уңышлар, рәхмәтле сатып алучылар, яңа үрләр, кооператорларның данлы сәүдә традицияләрен саклап калуын, район икътисадына лаеклы өлеш кертүен теләделәр. Бу гадел дә, районның кулланучылар системасында 400гә якын кеше эшли, һәм алар урындагы бюджетка керүче салымнарның төп өлешен тәэмин итәләр.
«Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте О.Ф.Мищенко җитәкчелегендә яңа ноктаны сатып алучылар өчен уңайлы итәчәгенә ышаныч бар.
Читайте нас: