+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
17 декабрь 2019, 13:20

«ИДЕАЛ» магазины. Йорт идеаль булсын өчен!

Әгәр дә сез йорт яки фатирда ремонт ясарга карар иткәнсез икән, сезгә, һичшиксез, «Идеал» магазинына барырга кирәк, - дип киңәш итә яшь хуҗабикә Айгөл Кирзеева. - Биредә интерьерны яңарту өчен кирәкле бар нәрсәне тәкъдим итәчәкләр. - Күптән түгел без кухняны үзгәртергә булдык, интернеттагы вариантларны карадык, хыялны тормышка ашыру өчен киңәш һәм материаллар алырга бу уңайлы магазинга килдек. Хуҗабикә Светлана Мрясова бизәкләү өчен кирәкле материаллар тәкъдим итте, обойлар санын исәпләргә ярдәмләште һәм хәтта плинтус почмакларын да эшкәртеп бирде. Сатып алудан канәгать калдык, ә хәзер яңа кухняга сөенеп туя алмыйбыз.

Әгәр дә сез йорт яки фатирда ремонт ясарга карар иткәнсез икән, сезгә, һичшиксез, «Идеал» магазинына барырга кирәк, - дип киңәш итә яшь хуҗабикә Айгөл Кирзеева. - Биредә интерьерны яңарту өчен кирәкле бар нәрсәне тәкъдим итәчәкләр. - Күптән түгел без кухняны үзгәртергә булдык, интернеттагы вариантларны карадык, хыялны тормышка ашыру өчен киңәш һәм материаллар алырга бу уңайлы магазинга килдек. Хуҗабикә Светлана Мрясова бизәкләү өчен кирәкле материаллар тәкъдим итте, обойлар санын исәпләргә ярдәмләште һәм хәтта плинтус почмакларын да эшкәртеп бирде. Сатып алудан канәгать калдык, ә хәзер яңа кухняга сөенеп туя алмыйбыз.
Бу - «Идеал»да сатып алучыларның бик күп тәэсирләренең берсе, чөнки исемен җисеменә туры китереп, магазин искиткеч яхшы хезмәт күрсәтә, ремонттан соң торак та шундый ук идеалга әйләнә. Асылда, төрле төстәге рулоннардан, тартмалардан, банкалардан, пумалалар, төргәкләрдән торган әкият дөньясына кергән кебек керәсең кибеткә. Нәрсә сайларга, нәрсәдән башларга? Бар да мул монда! Ремонт эше белән яңа шөгыльләнә башлаган кешегә катлаулырак, әмма сатучы белән аралашкач, ул ни өчен килүен һәм беренче чиратта нәрсә кирәклеген аңлый башлый.
Сәүдә залында обойлар гына да 800 исемдә. Аларны сатып алуы кыен да түгелдер, бәлки, әмма үз йортың я фатирың өчен кабатланмас фикер табуы шактый катлаулы. Тик борчылырга кирәкми: Светлана Радиковна тематика, төс, фактура буенча кирәкле материал табышачак һәм, әлбәттә, җитештерүчене сайларга ярдәм итәчәк. Күпчелек үзебезнең илдә җитештерелгән обойлар һәркемнең күңеленә хуш килерлек һәм төрле хакка табарга мөмкин - акрил йөгертелгән винил, флизелин, кәгазь. Заказ буенча чит илнекеләрен кайтартырга мөмкин.
Күпләр хәзер фотообойларны модалы тренд дип исәпли, магазинда алар да аз түгел. Янәшәдә самоклейка катламлы рулоннар, берничә төрдәге буяулар һәм җилемнәр, түшәм һәм идән плинтуслары, хәтта тәрәзәгә жалюзилар, кухня гарнитурасын тулыландыру өчен «фартуклар» урнашкан.
Кибетнең иң үтемле товарларының берсе - үлчәм буенча төрле, бер метрдан алып җиде метрга кадәр, түшәм кәрнизләре. Кирәк булганда, хуҗалар аларны сатып алучының өенә илтә. Шулай ук ремонт вакытында кирәкле инструментлар да бар (пумала, шпательләр, роликлар, валиклар һ.б.).
Товар күп - кил, сайла, сатып ал. Светлана ярты сүздән аңлый, яхшы киңәш бирә, сәүдә эшендә, бигрәк тә бинаны дизайнлы бизәкләнүдә, тәҗрибәле. Моңа Бакалыда эшкуарлык башында торган әнисе Зинаида Павловнадан өйрәнгән. Аннары сәүдә тәҗрибәсен Листр Никитич Филиппов сәүдә ноктасында, соңрак район кулланучылар җәмгыятендә эшләп туплый. 2014 елдан башлап мөстәкыйль эшкуарлык эшчәнлеге алып бара. «Кызыл юл» да урнашкан фатир сатып ала, һәм менә биш ел инде биредә, Красноармейская урамындагы 7нче йортта урнашкан «Идеал» кибетендә сатып алучыларны ачык йөз белән каршы ала.
Светлана Радиковнага бизнесны алып барырга бөтен гаиләсе булыша: вахталар арасында өйдә булганда, ире Александр Петрович, уллары Данил - Октябрьский нефть колледжы студенты, сигезенче сыйныф укучысы Павел. Эш барысына да җитәрлек - товарга заказ бирергә, алып кайтырга, бушатырга, комплектларга, витриналарга урнаштырырга һәм сатып алучы чамаларга гына мөмкин булган башка бик күп нәрсәләр. Ә кайвакыт товарны клиентның өенә илтеп та бирәсе бар.
Барлык эшләрдә яхшы дус һәм зирәк киңәшче дип Александрның әнисен Валентина Семеновнаны саныйлар. Озак еллар дәвамында ул местпромда тегү цехы мастеры булып эшләгән, хезмәт ветераны. Ул улына, килененә, оныкларына күңел җылысын өләшә, рухи һәм физик яктан ярдәм итә. Гаилә әлегә аның йортында яши, әмма үзенең зур һәм матур йортын төзи. Дизайнында иң яңа бизәкләү материаллары куллана.
Светлана Радиковна ремонт һәм бизәкләү товарлары белән сәүдә итүдән тыш, «Ессенс» косметик продукциясен сатуны үзләштерә.
«Идеал» кибете дә, «Ессенс» сату челтәре дә мөлаем һәм энергияле яшь бизнес-леди кулларында уңышлы үсеш ала. С.Р.Мрясова заман белән бергә атлый, ихтыяҗны өйрәнә, яңалыкларны күзәтеп бара. Һәр сатып алучыга индивидуаль якын килә. Ташламалар, түләүләрне кичектереп тору тәкъдим итә, акцияләр оештыра. Әйтик, хәзер, яңа ел алды чорында декабрь ахырына кадәр үз йортларына үзгәреш кертергә һәм ремонт ясарга теләүчеләргә «Идеал» обойларның барлык төрләренә дә 5 процентлы ташлама тәкъдим итә. Биредә үз сатып алучыларын элеккечә 9дан 18 сәгатькә кадәр көтәләр.

Җентекле мәгълүмат - сатканда.
Реклама хокукында.
ОГРН 314028000133242.
Читайте нас: