+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
22 декабрь 2019, 21:55

Проект туса - ярдәм сора

Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев чираттагы «Эшкуарлык сәгате»н үткәрде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев чираттагы «Эшкуарлык сәгате»н үткәрде.
Үзенең проекты белән киңәшмәдә катнашучыларга Закиров Винер Рәисович мөрәҗәгать итте. Агымдагы елның апрелендә ул крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган, Агрос-530 комбайны һәм КСК-100 азык җыю комбайны сатып алган. Винер Рәисовичка Куштирәк авыл биләмәсе территориясендә җир участогы алу һәм рәсмиләштерүдә, шулай ук «Агростартап» яки «Эш башлаучы фермер» конкурсында катнашу өчен документлар әзерләүдә ярдәм кирәк.
Проектны җентекләп тикшергәннән соң, Александр Георгиевич тиешле карарлар кабул итү өчен күрсәтмәләр бирде һәм срокларны билгеләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар атна саен үткәрелә. Тематик идеяләре яки аларны кызыксындырган сораулары булган шәхси эшкуарларның, авыл биләмәләре башлыкларының, мондый очрашуларны үткәрү өчен, район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасарына мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
Читайте нас: