+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
14 гыйнвар 2020, 13:40

Кредитлар һәм займнар буенча яңа чикләүләр

Русиядә гражданнарның бер елдан да артык вакытка алынмаган кредитлар (займнар) буенча бурычларына яңа чикләүләр үз көченә керде, дип хәбәр итә Үзәк банкның матбугат хезмәте.

Русиядә гражданнарның бер елдан да артык вакытка алынмаган кредитлар (займнар) буенча бурычларына яңа чикләүләр үз көченә керде, дип хәбәр итә Үзәк банкның матбугат хезмәте.

Мондый кредитка исәпләнгән процентлар, штрафлар, пенялар, шулай ук заемчыга аерым түләү өчен күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүләр төп бурычтан 1,5 тапкыр артык була алмый.

«Мондый чиккә җиткәннән соң, процентлар, башка түләүләр, неустойкалар һәм башка җаваплылык чаралары туктатылырга тиеш», - дип ассызыкладылар Үзәк банкта.

Әйтик, кеше 10 мең сум күләмендә займ алган булса, ул 25 мең сумнан да артык түләмәячәк. Аның 10 мең сумы - бурыч, 15 мең сумы - процентлар, неустойка, башка түләүләр.

Шул ук вакытта, 2019 елның 1 июлендә гамәлгә кертелгән кредит (займ) тулы бәясенең иң чик күрсәткече һәм көндәлек процент ставкасын чикләү - көнгә 1%.

Мондый чикләү, нигездә, микрофинанс оешмалары бирә торган «хезмәт хакына кадәр» займнары өчен актуаль. Узган елның 1 июленнән мондый займнар буенча кредитның тулы бәясе 365% тан артмый.
Читайте нас: