+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
28 гыйнвар 2020, 23:40

Тагын бер проект каралды

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район хакимиятендә чираттагы «Эшкуар сәгате» узды. Бизнесны алга таба үстерү проектын Алексей Зайцев тәкъдим итте.

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район хакимиятендә чираттагы «Эшкуар сәгате» узды. Бизнесны алга таба үстерү проектын Алексей Зайцев тәкъдим итте.
Килей авыл биләмәсе терри-ториясендә Зайцевлар гаиләсе роман токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә, бүгенге көндә терлекләрнең баш саны 1700дән арткан. Берничә ел терлек рационына үлән грануллары кертелгән, аны фермерлар үзләре җитештерә. Белгечләр фикеренчә, үләннән җитештерелгән гранулалы он – витаминнар чыганагы, туклыклылык һәм составындагы каротин буенча ул хәтта күләгәдә киптерелгән яхшы витаминлы печәннән ясалган оннан да күпкә яхшырак. Үлән гранулаларының барлык өстенлекләрен исәпкә алып, Алексей Павлович аны җитештерүне арттырырга, тәүлегенә берничә дистә тонна үлән оны чыгаручы заманча куәтле җиһаз сатып алырга планлаштыра.
Киңәшмәдә шулай ук печәнлек өчен җир рәсмиләштерү һәм терлекчелек биналарына милек хокукын теркәү мәсьәләләре каралды. Барлык пунктлар буенча җаваплы кешеләр билгеләнде һәм үтәү сроклары күрсәтелде.
Исегезгә төшерәбез, «Эшкуарлык сәгате»ндә эшкуарлар, КФХ башлыклары, үз эшләрен ачарга теләгән районда яшәүчеләр катнаша ала. Гаризалар интернет аша (https://investrb.ru) яки район хакимиятендә (6нчы кабинет) кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (34742) 3-15-06.
Читайте нас: