+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
4 февраль 2020, 19:25

Бердәм тырышлык салып

Матурлык дөньяны коткарыр - бу югары төшенчәләр турында тарихи яктан тотрыклы канатлы сүзләр генә түгел, бу, барыннан да элек, яшәеш эстетикасы, янәшәдәге матурлык. Район үзәге эшкуарлары белән сөйләшүнең темасы нәкъ менә шуңа нигезләнде.

Матурлык дөньяны коткарыр - бу югары төшенчәләр турында тарихи яктан тотрыклы канатлы сүзләр генә түгел, бу, барыннан да элек, яшәеш эстетикасы, янәшәдәге матурлык. Район үзәге эшкуарлары белән сөйләшүнең темасы нәкъ менә шуңа нигезләнде.
Очрашу Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан районның хатын-кызлар советы - рәисе Ф.С.Бүлякова, район хакимияте – район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Е.А.Большова ярдәме белән оештырылды.

Әңгәмә җылы шартларда үтте. Авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов урындагы үзидарә органнары алдында торган өстенлекле бурычлар арасында территорияне үстерү һәм төзекләндерү мәсьәләләрен ассызыклады. Сүз чисталык һәм тәртип турында гына түгел, ә биналарның, офисларның, сәүдә нокталарының матур бизәлеше белән беррәттән, алар янындагы территорияләр турында да барды. Кайбер эшкуарларның шәхси инициативасын үрнәк буларак билгеләп үтте. «Зоомир» (И.Т.Владимиров), «Лидер» (С.М.Сәйфуллина), «Шоколад» (Г.Ф. Шәңгәрәева), «Декор» (А.Е.Савельева) һәм башка кече бизнес объектлар игътибарны җәлеп итә. Хуҗалар бина яны территориясен дә даими карап торалар, кышын кардан чистарталар, җәй көне чәчәк түтәлләре үстерәләр, үз вакытында чүп-чарны җыештыралар. Алар һәрвакыт үрнәк торышта, бәйрәмнәрдә тагы да матураеп үзгәрәләр. Бу эшлекле кешеләрнең тәҗрибәсе эш башлаучы эшкуарлар өчен дә, гомумән, халык өчен дә алдынгы трибунага әйләнергә тиеш. Сөйләшүнең темасы быелгы Эстетика елында аеруча актуаль.

Икътисад секторында кече һәм урта бизнес лаеклы урын алып тора, район үсешенә, тотрыклылыкны һәм муллыкны тәэмин итүгә өлеш кертә. Иң мөһиме, үзмәшгульлек мәсьәләсе генә хәл ителеп калмыйча, өстәмә эш урыннары да булдырыла. Эшкуарларны кадрлар сайлау, хезмәткәрләр яллау мәсьәләләре борчый. Хезмәт хакын вакытында түләп, тулы соцпакет белән тәэмин итсәләр дә, эшкә урнашырга теләүчеләр аз, дип зарландылар бизнесменнар.
Бу уңайдан үз фикерләре белән эшкуарлар Вадим Имамразиев, Юрий һәм Луиза Топорковлар, Роберт Сөләйманов, Гүзәл Хәмәтуллина, Юрий Митрофанов, Рөстәм Нуретдинов һәм башкалар уртаклашты.
Очрашуда шулай ук дәүләт ярдәме, эшкуарларның хокукларын яклау чаралары һәм башкалар турында сүз барды. Бу аңлашыла да, чөнки урыннарда кече һәм урта бизнесның уңышлы үсүе - ул авыл биләмәсе казнасын тулыландыру өчен дә нигез булып тора.

Очрашуны тәмамлап, В.Р. Семенов эшкуарларга актив тормыш позициясе һәм район үзәгенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Авыл биләмәсе башлыгы алга таба да тыгыз хезмәттәшлеккә исәп тотуын дип билгеләп үтте, чөнки территорияне төзекләндерү буенча зур бурычларны бергәләп кенә хәл итү мөмкин.
Читайте нас: