+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
9 февраль 2020, 22:16

Бакалыда хезмәт күрсәтү яхшыра

Чөнки малтабарлар социаль җаваплылык тоя.

Бакалы муниципаль районы хакимиятендә чираттагы «Малтабар сәгате” утырышы үтте. Анда эшкуар Алексей Фроловның проекты каралды.
Ул - социаль җаваплылык тоеп эшләүче малтабарларның берсе. Киләчәктә район халкын көнкүреш товарлары белән тәэмин итү өстенә, көнкүреш техникасын, эш коралларын ремонтлау буенча сервис үзәге ачарга уйлый.
Моның өчен махсус бина төзергә ниятли. Район хакимиятеннән үз проектын яклауны һәм төзелеш өчен җир мәйданын теркәүдә ярдәм итүен сорый.
Малтабарның проекты утырышта хупланды, төзелеш мәсьләсен иҗтимагый тикшерүгә чыгарырга карар ителде.
фото: bakaly.bashkortostan.ru
Автор: Идрис Саитгалеев
Читайте нас: