+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
25 февраль 2020, 13:16

«Агрокомплекс» юбилей күргәзмәсендә беренче тапкыр Инвесторлар клубы утырышы узачак

30нчы «АгроКомплекс» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм агросәнәгать форумы Уфада 17-20 мартта «ВДНХ-Экспо»да узачак.

30нчы «АгроКомплекс» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм агросәнәгать форумы Уфада 17-20 мартта «ВДНХ-Экспо»да узачак. Русиянең күп кенә төбәкләреннән һәм чит илләрдән вәкилләр катнашачакларын расладылар инде. Мәсәлән, 14 компания Чехия республикасы экспозициясен тәкъдим итәчәк. Кайбер экспозицияләрне Австрия һәм Молдова оештырырга ниятли. Күргәзмәдә Англия, Германия, Голландия, Польша, Италия, Франция, Канада, Германия үз продукциясен күрсәтәчәкләр.

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителүенчә, Русиянең һәм чит илләрнең 400гә якын алдынгы компаниясе катнашуы, ай дәвамында эчтәлекле эшлекле программа булыр дип көтелә.
Агросәнәгать тармагы экспертлары «Авыл территорияләрен үстерү – төбәк үсешенең нигезе», «Авылда кече бизнес һәм кооперация: 2030 елның беренче адымнары һәм ориентирлары» кебек мөһим темалар буенча фикер алышачак.
Агросәнәгать форумында беренче тапкыр Инвесторлар клубы утырышы булачак. Аерым секцияләр төбәк брендларын, шул исәптән умартачылык, «Хәләл» һ.б. продукция җитештерүгә һәм маркетинглауга багышланачак.
Фото: пресс-служба Минсельхоза Башкирии
Читайте нас: