+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
29 февраль 2020, 20:18

Аяк киемнәре маркировкаланырга тиеш

Аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре үз көченә керде.

Аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре үз көченә керде. Шуңа бәйле рәвештә, 1 марттан аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары куймыйча һәм дәүләт мәгълүмат системасына аяк киеме товарларының күрсәтелгән төрләрен маркировкалау турындагы мәгълүматларны тапшырмыйча әйләнешкә кертү рөхсәт ителми.
Бу датага сатылмаган аяк киеме товарлары булганда, бу эшне 1 майга кадәр башкарырга кирәк.
Бердәм гомумдәүләт санлы маркировкалау сис-темасы һәм товарларны күзәтү турында тулырак мәгълүмат https://ЧестныйЗНАК.рф/ сайтында урнаштырылган.
БР буенча «Роспотребнадзор» идарәсенең Туймазы территориаль органы билгеләве буенча, маркировкаланмаган аяк киеме товарлары әйләнешен һәм аларны маркировкалау тәртибен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Читайте нас: