+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
18 июль 2020, 22:40

Август аенда - балаларга берьюлы өч пособие

Русиядә кайбер ата-аналар балага берьюлы өч пособие ала алачак

Илнең балигъ булмаган балалы гаиләләре коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм сыйфатында акча алуга исәп тота ала.

Элек балалар пособиеләрен сорап мөрәҗәгать итмәгән гражданнар август аенда гариза бирә ала. Шулай итеп, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге гаиләләр 20 мең сум күләмендә пособие ала алалар.

5 мең сум акча 3 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Август аенда инде өченче исәпләү көтелә, шуңа күрә элек пособиегә гариза тапшырмаган ата-аналар 15 мең сум акча ала алачак.

Русиянең айлык кереме ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләре 3-7 яшьлек балалар өчен түләү алырга мөмкин. Пособиенең күләме гаилә яшәгән төбәккә бәйле.
"Кызыл таң"
Фото: Яндекс.ру
Читайте нас: