-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ИКЪТИСАД
21 ноябрь 2020, 14:57

5 миллион сумга якын

5 миллион сумга якын алдылар дәүләттән Фәүзән һәм Лилия Әһлетдиновлар

Мостафа авылыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы яшьләр Фәүзән һәм Лилия Әһлетдиновлар турында район гәзитендә февральдә яздык. Ул вакытта ук алар үзләрен тәҗрибәле хуҗалыкчы итеп таныттылар: хуҗалыкта ике дистәдән артык мөгезле эре терлек асрадылар, җир эшкәрттеләр, хуҗалык алып бару өчен техника булдырдылар, үзләре җитештергән сөт-ит продукциясен халыкка саттылар.
Мондый тырыш һәм инициативалы кешеләр төрле дәүләт программалары кысаларында күрсәтелүче шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү мөмкинлегеннән файдаланмый кала алмый. Ике ай элек кенә «Эш башлаучы фермер» республика программасында катнашу нәтиҗәсендә алар грантка ия булдылар, шул акчага 25 баш кара-чуар токымлы тана һәм кирәкле техника сатып алдылар.
Дәүләт ярдәмен алу алдыннан зур әзерлек эше алып барылды. Барысы да гаилә район хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннән соң башланып китте, биредә эшкуарлык сәгатьләренең берсендә Фәүзән Фәүзилевич һәм Лилия Риферовна үз хуҗалыкларын алга таба үстерергә: «Агростартап» программасында катнашырга, җир участокларының мәйданын арттырырга, кирәкле техника сатып алырга һәм терлекләрнең баш санын арттырырга теләүләре турында сөйләделәр. Алар җир алуда һәм рәсмиләштерүдә, программада катнашу өчен документлар әзерләүдә ярдәм итүне сорадылар.
Хакимияттә тырыш һәм максатчан яшь гаиләгә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттеләр. Вәгъдә бирделәр һәм эшләделәр. Хакимият, авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәмендә кирәкле документлар әзерләнде, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына гариза бирелде, бизнес-план төзелде. Кызганычка каршы, фермерлар бәхетлеләр исемлегенә керә алмый калдылар. Шул чакта Әһлетдиновлар бәхетләрен «Яшь фермер» программасында сынап карарга булдылар.
Фәүзән һәм Лилия программаны яхшы өйрәнделәр һәм проектны яклаганда конкурс комиссиясе әгъзаларын, грантка дәгъва итүчеләр буларак, аның таләпләренә туры килүләренә ышандыра алдылар: авыл хуҗалыгында эшлиләр, салымнар буенча бурычлары юк, КФХ буларак теркәлгәннәр, конкурс документлары тулысынча тәртиптә, ә иң мөһиме - алга таба эшләү теләге зур.
Лилиянең тиешле белеме булуы (ул Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, берничә ел бухгалтер, икътисадчы булып эшләгән), Фәүзәннең шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруда зур эш тәҗрибәсе, шулай ук терлек асрау өчен шартлар, техника һәм алынган продукцияне сату турында төгәл план булу да бонус булды. Һәм, әлбәттә, үз эшләрен үстерүгә 1 млн 200 мең сум акча салулары конкурста җиңәргә булышлык иткән төп критерийларның берсе булды. Боларның барысы Авыл хуҗалыгы министрлыгын алынган акчалардан нәтиҗәле файдалана алачакларына инандырды. Нәтиҗәдә, Әһлетдиновлар грант конкурсында җиңүчеләр булдылар, үзләре керткән өлеш белән бергә ул 6 миллион сум тәшкил итте.
Бүгенге көндә грант акчасына фермерлар җирләрне үзләштерделәр, техника һәм маллар сатып алып кайтардылар. Хәзер нәтиҗәле эшләү өчен барысы да: биналар, җир, мал азыгы, кирәкле техника бар, дәүләт ярдәмендә ул МТЗ тракторы, пресс-җыйгыч, чапкыч, тырмавыч белән тулыланды. Кыскасы, эшлә, акча эшләп тап, табыш ал.
Программа шартлары буенча фермерлар грант бирелгән җитештерү-хуҗалык итү эшчәнлеген алып барырга, аны алган көннән биш ел эчендә эш урыннары булдырырга, шулай ук бизнес-планда планлаштырылган күрсәткечләргә ирешергә тиеш. Әһлетдиновларның барысы да уңышлы булыр дип ышанабыз, чөнки алар яраткан эшләренә рухланып, ныклап тотындылар, акча салырга, эшләргә, тәвәккәлләргә әзерләр.
Вячеслав ТАШЕВ,
авыл хуҗалыгы идарәсе
начальнигы.
Читайте нас в