+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
2 июль 2020, 13:48

Татар халкында иң борынгы һәм гади ашамлыкларның берсе - Кыстыбый

Кыстыбыйны әзерләү өчен

Камырга:
300 г он
150 мл су
½ бал к. тоз
1 бал к. шикәр комы
1 аш к. үсемлек мае
60 г сыер мае (майлау өчен)

Эчлеккә:
800-900 г чистартылган бәрәңге
130 г сыер мае
150 мл сөт
1,5 бал к. тоз
1 йомырка

Бөтен әйберләрне бергә кушып, тыгыз камыр басабыз. Әзер камырны, пакетка салып, 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез. Бәрәңгене тозлы суда пешерәбез; сыер мае, сөт, йомырка салып, бәрәңге измәсе ясыйбыз. Камырны юка итеп җәябез, диаметры 19 см булган җәймәләр әзерлибез. Кызган табада җәймәләрне ике яклап пешерәбез. Пешерелгән җәймәләрне, икегә бөкләп, калын тастымал астына куеп барабыз. Болай эшләгәндә алар йомшак була һәм сынмаячак. Сыер маен әкрен утта җебетәбез. Җәймәләрнең яртысына әзер әчлекне салабыз һәм икенче яртысы белән каплыйбыз. Кыстыбыйларны ике яктан да майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә өеп куябыз. Табынга биргәндә кыстыбыйларны яртылаш бүлеп куябыз.
Фото: Яндекс.ру
Читайте нас: