Кулга алгач беләсең:
Барысын ул аңлата,
Уй-хисләрне тарата.
Бар йортка да керә ул,
Иман нуры бирә ул.
Дөреслекне өстен куя,
Сабырлыкка өндәп тора.
Яманлыкны фаш итә -
Менә шундый газета.
Райондагы геройлар,
Уңган әби-бабайлар:
«Тормышыбыз
матур», - диләр,
«Юлыбыз, - диләр, - таза».
Сокланып кына укыйк без,
Инде килмәсен каза!