-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомум мәкаләләр
14 гыйнвар 2021, 11:26

«Эх, гәзите бигрәк шәп» (Такмаклар)

Әнә килә автомобильТөяп алган гәзитләр.«Авыл таңы»н алып калдымУкырга яңалыклар.Ике көнгә берәү килә,Өйгә «Авыл таңнары».

Укып чыктым күпме гәзит,
Аннан шәбен тапмадым.
«Авыл таңы» -
шәп гәзит ул,
Безгә кәеф тарата.
Эчкә җыелган «чүпләрдән»
Күңелләрне тазарта.
Хакы әзрәк тешләсә дә,
Ел саен алдырабыз.
Килгән эш хакларыннан
Өлешләп калдырабыз.
Укый аны әбиләр дә,
Күз салалар бабайлар.
«Эх, гәзите бигрәк шәп»,
- дип,
Мактаныша абыйлар.
Гәзитне кулга алгач,
Корычлыларны эзлим.
Эзләп-эзләп тапмасам да,
Кәефне төшермимен.
Әйдә, булгач булсын, дип,
Шигырь юллары яздым.
«Авыл таңнары» эшеннән
Бик тә канәгать калдым.
Күң(е)лем җылысын
салдым,
Шушы шигъри юлларга.
Гәзит эшчәннәренә -
уңышлар,
Сәлам - барча дусларга.
Тиражың да күп булсын,
Район халкы язылсын.
«Авыл таңы» нурлары
Һәр капкага кагылсын!
Зилә ӘДЕЛГӘРӘЕВА,
Иске Корыч мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: