+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
24 сентябрь 2019, 18:34

“РrofФЕСТ" таләп ителүче һөнәрләр фестивалендә

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә күләмле чара үтте, миңа анда катнашу бәхете тиде.

«РrofФЕСТ» - «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы уникаль проект. Проектның инициаторы - В.В.Путин. Максаты - өлкән сыйныф укучыларына бүгенге көндә хезмәт базарында булган күпсанлы һөнәрләрдә дөрес ориентлашырга ярдәм итү.
Уфа укучылары белән беррәттән республиканың төрле почмакларыннан килгән балалар да фестиваль кунаклары булдылар. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узган һөнәрләрне тәкъдир итү бәйрәменә безнең районнан Бакалыдагы 1нче һәм 2нче мәктәпләр укучылары барды.
Без шунда ук кызыклы тамашага җәлеп ителдек. Һәркайда мастер-класслар, кастинглар, әңгәмәләр, презентацияләр, күргәзмәләр оештырылган. Укучыларга кызыклы һәм кирәкле һөнәрләр дөньясы белән танышу мөмкинлеге бирелде. Агроном үсемлекләр чыбыкчаларын ничек утыртырга икәнлеге турында сөйләде һәм күрсәтте. “Фигаро” чәчтараш сәнгате үзәге вәкилләре тамашачылар күз алдында могҗизалар булдырдылар - модельләрдә модалы прическалар күрсәттеләр, ә булачак ветеринарлар, үз һөнәрләре турында сөйләп, безгә хайваннар белән аралашу мөмкинлеге бирделәр. Кондитер һөнәре презентациясендә мин «кондитер капчыгы» ярдәмендә десертны бизәү буенча мастер-класста бик теләп катнаштым.
Зыян күрүчеләрне коткаруны медицина колледжы студентлары күрсәтте. Без барыбыз да бу һөнәрнең мөһимлегенә тагын бер кат инандык. Тагын "Телешко” мәктәбенә кастингта катнаша алдым. Сынау интервьюсы биреп, уңай бәя алдым – бу мәктәптә белем алу өчен яраклы булып чыктым. Егетләрне күбрәк инженер-техник белгечлекләр кызыксындырды. Алар арасында нефть сәнәгате, радиоэлектроника, төзелеш белән бәйле һ. б. белгечлекләр бар иде.
Һөнәр сайлау - ул тормыштагы уңыш нигезе. Шуңа күрә һөнәрләр фестивале өлкән сыйныф укучыларының игътибарын җәлеп итте. Чөнки тиздән нәкъ менә безгә бик мөһим һәм җаваплы, бәлки, язмышны хәл итәчәк адым ясарга - һөнәр сайларга туры киләчәк. Мин әле булачак һөнәремне сайламадым, әмма бу хакта уйлана башладым. Әлеге чара уйлануларга яңа җирлек бирде. Бәлки, егет-кызлар арасыннан кемдер һөнәр сайлагандыр да. Ә безнең барыбыз кирәкле һөнәрләр дөньясы турында бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алуыбыз – бәхәссез.
Фестивальне оештыручыларга һәм әлеге бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен сәфәрне оештыручыларга рәхмәт.
Евгения СЕМЕНОВА, Бакалыдагы 2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы.
Читайте нас: