+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстанда иң яхшы яңа ел шәһәрчеген билгеләячәкләр

Башкортстанда Яңа ел алдынан «Иң яхшы яңа ел шәһәрчеге» конкурсы башлана, дип хәбәр итә республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү буенча конкурста катнашучылар 500 мең сумлык бүләк алу өчен ярыша.

Конкурс 10 декабрьдән шәһәр округлары һәм авыл биләмәләре арасында оештырыла.
Комиссия бәйрәм шәһәрчегенең бизәләшен, яктылык элементларын, иллюминацияләрне, яңа ел чыршының бәйрәмчә бизәлешен, скульптура композицияләрен, боз сыннарын, әкият персонажларын, кар товарын бәяли.
Конкурска йомгак 2020 елның 19 гыйнварына тиклем ясала.
Иң яхшы яңа ел шәһәрчекләре урнашкан муниципаль берәмлекләрнең хакимиятләренә акчалата премия тапшырыла: беренче урын — 500 мең, икенче урын — 200 мең, өченче урын — 150 мең сум. Бүләк фонды муниципаль берәмекне төзекләндерүгә юнәлтелә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: