+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстанда ике меңгә якын гаилә торак өчен акча туплау программасы ярдәмендә фатир сатып алган

Торак өчен акча туплау республика программасы ярдәмендә 1,8 меңгә якын гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.

Торак өчен акча туплау республика программасы ярдәмендә 1,8 меңгә якын гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. Тагын 200гә якын кеше үз ихтыяҗына куллану өчен җыйган акчасын алган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында.
Башкортстанда торак өчен акча туплау программасында катнашучыларга тәүге льготалы ипотека кредитларын бирү 2017 елда башланды.
Шушы социаль әһәмиәтле программаның банк-партнерлары — Саклык банкы һәм «Уралсиб».
«Программада катнашучыларның алынган акчасына килгәндә, әле 4,2 меңнән артык шундый вклад - Саклык банкына, 3 меңгә якыны «Уралсиб»ка туры килә», - дип белдерде Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының матбугат секретаре Анастасия Сабликова.
Бу елдан башлап программаны тормышка ашыру өчен ел саен республика казнасыннан 235 миллион сум юнәлтелә.
Башкортстанда торак өчен акча туплау программасы 2014 елда старт алды. Республиканың торак базарына стимул бирү буенча уңай тәжрибәсе федераль дәрәҗәдә билгеләнде һәм башка төбәкләргә кертергә тәкъдим ителде.
Читайте нас: