-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
17 декабрь 2019, 11:39

«Кече туган ил мәдәнияте» эшләрдә чагылды

Конституция көне - Русия дәүләтенең иң мөһим даталарының берсе. Бу көнне бөтен ил буенча Төп закон хөрмәтенә истәлекле датага багышланган төрле чаралар уза.

Конституция көне - Русия дәүләтенең иң мөһим даталарының берсе. Бу көнне бөтен ил буенча Төп закон хөрмәтенә истәлекле датага багышланган төрле чаралар уза.
Безнең районда да бу көн яхшы вакыйгаларга бай булды. Бакалыларны котларга һәм шатлыкларын уртаклашырга Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» партиясе төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, «Бердәм Русия» партиясенең «Кече туган ил мәдәнияте» проекты координаторы Э.Р.Аиткулова, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов килде.
Район Мәдәният сараенда ремонттан соң тамаша залын тантаналы ачу булды. Исегезгә төшереп үтәбез, район Мәдәният сарае быел беренче тапкыр «Бердәм Русия» партиясенең «Кече туган ил мәдәнияте» проектында катнашты, аның ярдәмендә учреждениенең матди-техник базасын яхшырту өчен федераль бюджеттан 3 млн 733 мең сум акча алынды. Аларның 400 мең сумнан күбрәге - республика, 200 меңгә якыны – урындагы бюджет, 3 миллион сумнан артыгы федераль бюджеттан бирелде. Бу акчалар район Мәдәният сараеның зур һәм кече залларына кую өчен утыргычлар сатып алуга тотылды, сәхнә бизәлеше яңартылды. Урындагы бюджет исәбенә идәннәр алыштырылды, зал диварлары ремонтланды. Болар барысы да Мәдәният сараена ямь өстәде, тамашачылар өчен максималь уңайлы шартлар тудырды, ә мәдәният хезмәткәрләре өчен яңа талантлар ачу, ял вакытын үткәрү һәм тагын да уңайлы шартта авыл халкының сәләтен үстерү мөмкинлеге бирде.
Үз чыгышында район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев «Бердәм Русия» партиясенең федераль һәм төбәк программаларының мөһимлеген билгеләп үтте, алар авыл кешеләренең тормышын сыйфатлы итеп үзгәртергә һәм кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Район халкы исеменнән ул «Кече туган ил мәдәнияте» партия проекты координаторы Э.Р.Аиткуловага зур ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм «Бердәм Русия» партиясе белән район хакимиятенең бу юнәлештә уртак эше 2020 елда да дәвам итәчәгенә ышандырды.
Александр Георгиевич проектның координаторы Э.Р.Аиткуловага һәм Уфа шәһәренең «Према» фабрикасы каршындагы театр кәнәфиләре сату буенча менеджер П.М.Шакировка район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кунак - Э.Р.Аиткулова бакалыларны Конституция көне һәм зал ачылу белән котлады. Эльвира Ринатовна беренче тапкыр районга килүен, тәэссиратлар бик яхшы булуын билгеләп үтте. Традиция буенча аны милли ризык - чәк-чәк, район Мәдәният йортының «Азамат» курайчылар ансамбле чыгышы белән каршы алдылар. Район тарихы, күренекле якташлар белән кыскача танышу, театр елына багышланган фотозонада истәлеккә фото - кунакка бик ошады.
Э.Р.Аиткулова залда башкарылган эш-ләрне югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, проект 3 ел гамәлгә ашырыла, ел саен аның ярдәмендә 15 мәдәният объекты модернизацияләнә. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары өчен проектта катнашу - учреждениеләрнең матди-техник базасын һәм башкарыла торган эшнең сыйфатын яхшырту өчен реаль мөмкинлек. Тиздән Мәдәният министрлыгы муниципалитетлардан 2020 елда проектта катнашу өчен гаризалар кабул итә башлаячак, шуңа күрә ул бакалыларны башка мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү мөм-кинлеген кулдан ычкындырмаска чакырды.
Мәдәният сарае тарафыннан зур концерт программасы әзерләнгән иде, ул видеороликлар һәм слайдлар белән үрелеп барды. Тамашачылар Балалар сәнгать мәктәбенең кушма хоры, «Антрэ» бию коллективы, район Мәдәният сараеның ветераннар хоры, «Азамат» курайчылар ансамбле, «Идәшбаш» крәшеннәр ансамбле, солистлар Алена Санникова, Эльза Канзафарова, «Яшь бакалылы» үрнәкле ансамбле һ.б. чыгышларын бик җылы кабул иттеләр.
Чара Мәдәният сарае каршында тәмамланды, анда районның төп Яңа ел мәйданы ачылды һәм чыршы утларын кабыздылар. Тантанада «Шалкан» әкияте геройлары, шулай ук Убырлы карчык, Кикимора, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм театральләштерелгән тамаша геройлары катнашты, ул бик чагу һәм күңелле булды.
Читайте нас: