0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
17 декабрь 2019, 12:56

Урман байлыгын саклыйк

Республикада «Чыршы-2019» оператив-кисәтү операциясе бара. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Операциянең максаты шунда: урман инспекторлары эчке эшләр һәм Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә ылыслы үсентеләрне законсыз кисүгә юл куймау өчен урманнарга патрульлек итәчәк, яңа ел чыршылары ташучы транспорт чараларын тикшерәчәк. Шулай ук салым хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә чыршы сатылган урыннар буенча рейдлар узачак.
Яңа ел символын законсыз кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Закон нигезендә, законсыз кискән өчен гражданнарга - 3тән 4 мең сумга кадәр, вазыйфалы затларга - 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Моннан тыш, хокук бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш. Зыян суммасы 5 мең сум һәм аннан да күбрәк булса, хокук бозучының гамәлләре җинаять җаваплылыгына китерә. Әлеге статья буенча максималь җәза - 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Читайте нас: