+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
18 декабрь 2019, 20:07

Бакалыдагы интеллектуаль мәктәп - республикада беренче

Бакалыда зур һәм әһәмиятле вакыйга булды - беренче мәктәп базасында уникаль проект булдырылды, «Бакалы интеллектуаль мәктәбе» эксперименталь мәйданчыгы ачылды.

Бакалыда зур һәм әһәмиятле вакыйга булды - беренче мәктәп базасында уникаль проект булдырылды, «Бакалы интеллектуаль мәктәбе» эксперименталь мәйданчыгы ачылды.

Бу район хакимияте, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Р.М.Әсәдуллин йөзендә БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларының һәм якташыбыз – Талантлы яшьләрне хуплау хәйрия фонды учредителе Н.Җ.Баһаветдиновның бердәм эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Булдырылган инновацион мәйданчык В.В.Путинның май указы белән расланган «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Шул уңайдан 11 декабрьдә районга мәртәбәле кунаклар - БР Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министрыИ.И.Фәзрахманов, республиканың мәгариф һәм фән министры А.В.Хаҗин, Талантлы яшьләрне хуплау фондына нигез салучы Н.Җ. Баһаветдинов, БР Дәүләт җыелышы-Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Р.М.Әсәдуллин, М.Акмулла исемендәге БДПУ ректоры С.Т.Сәгыйтов, БДАУ проректоры Н.М.Юнысбаев, Русия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, «Башкортстан» ТРК ДУП каршындагы телерадиосәнгать мәктәп-студиясе директоры Ш.Г.Гыйльманова килде.

Республиканың мәгариф һәм фән министры А.В.Хаҗин Бакалыдагы беренче һәм икенче мәктәпләрдә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен коррекцион мәктәп-интернатта булды. Айбулат Вәкилович укытучылар һәм укучылар белән әңгәмәләште, кабинетларны, спорт, актлар залларын, медицина блокларын карады, мәктәп ашханәләрендә туклану мәсьәләләре белән кызыксынды.

Көн тәртибе кысаларында БДПУ һәм БДАУ укытучылары «Һөнәр сайлау», «Ветеринария табибында кабул итүдә - йөрәк авыруларын өйрәнү», «Молекуляр кухня», «Навигация технологияләре», «Балны диагностикалау экспресс-лабораториясе» һәм башка темалар буенча м астер-класслар һәм һөнәри юнәлеш бирүче уеннар үткәрделәр. Укытучылар алдында югары уку йортлары профессорлары, брошюраларның, фән олимпиадалары өчен методик тәкъдимнәрнең, биремнәрнең авторлары чыгыш ясады. Шулай ук югары уку йортларының психологик хезмәтләре ата-аналар белән БДИ һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыру чорында балаларга ничек ярдәм итү турында тренинглар үткәрде.

Көн программасының эшлекле өлешендә Мәдәният сараеның кече залында районның педагогик җәмгыяте һәм күрше районнар мәгариф бүлекләре вәкилләренең мәртәбәле кунаклар белән очрашуы булды. Кадрларга ихтыяҗ, республикада белем бирү процессының үзенчәлеге һәм торышы, югары уку йортларында әзерлек мәсьәләләре, югары белем һәм максатлы белем бирү перспективалары, мәктәпләрдә туклану, аларда стоматология кабинетлары оештыру һәм башкалар турында җентекле сөйләшү булды.
Район Мәдәният сараеның зур тамаша залында Бакалы интеллектуаль мәктәбен ачу тантанасы узды, анда авыл укучыларына үгет-нәсыйхәтләр әйтелде, аларга яңа технологияләр үзләштерергә, үз көч-мөмкинлекләрен тормышта кулланырга, лидерлык, командада эшләү сыйфатларын һәм күнекмәләрен үстерергә кирәк булачак.
Тантанада катнашучылар алдында БР Хөкүмәте вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры И.И.Фәзрахманов чыгыш ясады.
Чарада Бакалы интеллектуаль мәктәбе эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү турында дүртьяклы килешүгә кул куелды. Яклар - Бакалы районы хакимияте, Талантлы яшьләрне хуплау фонды, М.Акмулла исемендәге БДПУ, БДАУ - ирешелгәннәрдә тукталмаячакбыз, дип килештелер. БИМ (Бакалы интеллектуаль мәктәбе) эшчәнлеген киңәйтү, эшнең яңа юнәлешләрен кертүне планлаштырыла.

Әлеге мәктәп үз алдына нинди максатлар куя соң?

Укучының интенсив рәвештә үсү мөмкинлеге булачак. Бу максатларда икътисадта ихтыяҗ зур булган юнәлешләр буенча белем бирү программалары һәм мастер-класслар, авыл хуҗалыгы җитештерүе вәкилләре, урындагы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармагы предприятиеләрен оештыручыларның һәм аларның хуҗаларының авторлык лекцияләре эшләнгән. Аралашу, гамәли киңәшләр, укучыларның уңышлы якташлар, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшкуарлар, профессорлар һәм әйдәүче югары уку йортлары преподавательләре белән уртак эше сизелерлек нәтиҗәләр бирергә тиеш. Төп мәктәп программалары биредә тирәнтен өйрәнеләчәк. Бакалы районы җыелма командаларын төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашуга әзерләүгә дә зур игътибар биреләчәк.
Интеллектуаль мәктәп булдыру - заман таләбе. Киләчәктә мондый мәктәпләр бөтен төбәктә ачылачак. Бакалы интеллектуаль мәктәбе - республикада беренче!
Читайте нас: