+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Декрет ялындагы хатын-кызларга яхшы хәбәр

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы декреттагы хатын-кызларны яңадан укытуга ел саен 2 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы декреттагы хатын-кызларны яңадан укытуга ел саен 2 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.
Мондый сумма «Демография» илкүләм проекты гамәлдән чыкканчы биреләчәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, хатын-кызлар алган һөнәренә кабат өйрәнә һәм үзләре теләгән өр-яңа һөнәрләрне дә үзләштерә алачак.
Киләсе елдан башлап, Русиядә Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Демография» илкүләм проекты кысаларында әлеге акчалар бала карау буенча ялда булган хатын - кызларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан укытуга юнәлдереләчәк. Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, мондый сумма ел саен, 2024 елга кадәр субъектларга федераль бюджеттан бүленәчәк. Министр билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар үзләренә кирәкле программаны үзләре сайлап ала алачак.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты
Фото: pixabay.com
Читайте нас: