+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проектлары кешеләр иминлеге өчен эшли

Бакалы районы үзәк дәваханәсе күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфатын, аны һәркем ала алуын, стационарга һәм поликлиникага килүчеләр өчен шартларны яхшыртуга омтыла.

Бакалы районы үзәк дәваханәсе күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфатын, аны һәркем ала алуын, стационарга һәм поликлиникага килүчеләр өчен шартларны яхшыртуга омтыла.
- Бакалы район үзәк дәваханәсендә 2019 елда «Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм санлы контур булдыру» проекты кысаларында ашыгыч медицина ярдәме автомобильләренә чакырулар тапшыру өчен ике планшет, 68 компьютер, 8 принтер, ике координатор кайтарылды. Утар, Куштирәк, Мостафа, Иске Костей, Иске Маты, Иске Илек, Килей, Боҗыр, Ахман фельдшерлык-акушерлык пунктларына интернет үткәрелде, - дип билгели район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев. - 2024 елга кадәр автотранспортны җиһазлау табеле буенча җиһазлар кайтуын көтәбез. Төбәк проектлары медицина ярдәмен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк.
Р.Р.Гәрәев бакалыларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлый, бәхетле булуларын һәм тормыш юлында мәхәббәт һәм хәстәрлек озата баруын тели. Райн үзәк дәваханәсе баш табибының иң мөһим теләге - кешеләрнең сәламәт булулары. Чөнки сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Район дәваханәсе яңа елда да авыл халкының сәламәтлеген саклап калу өчен күп көч куячак. Аның коллективы моңа омтыла һәм һәрвакыт пациентлар иминлеге турында хәстәрлек күрә.
Читайте нас: