+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
16 гыйнвар 2020, 12:00

Сибай балалары сәламәт булсын өчен!

Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылган "Демография" гомумдәүләт проекты илдә сөт кухняларын тергезергә ярдәм итә.

Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырылган "Демография" гомумдәүләт проекты илдә сөт кухняларын тергезергә ярдәм итә.
Якын арада шуларның берсе Сибайда ачылачак, бу республикада бишенчесе булачак.
Элек шундый ук производстволар Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский һәм Белорет шәһәрләрендә оештырылган иде. Әлеге сөт кухняларының һәркайсы көн саен 5 тоннага кадәр сөт эшкәртә.
"Сөт кухнясы" предприятиесе җитәкчесе Эльдар Сайгафаров хәбәр иткәнчә, 2019 елның июленнән декабренә кадәр республика балалары өчен 1,2 миллион порция югары сыйфатлы сөт продукциясе җитештерелгән.
"Йогыртлар, кефирлар, эремчек — барысы да иң катгый санитар кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәп әзерләнгән, — дип билгели ул. — Узган ел күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән 6400дән артык бала бушлай продукция алды. Быелдан Башкортстанда 6 айдан алып 3 яшькә кадәрге бөтен балалар да продукция белән тәэмин ителәчәк".
Бүгенге көндә республиканың шәһәр һәм районнарында 63 өләшү пункты эшли. Якын көннәрдә алар тагын Нефтекамада һәм Белоретта барлыкка киләчәк.
"Без сөт кухнялары продукциясенә ихтыяҗ булуына шатбыз, — ди Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика дәүләт комитеты җитәкчесе Алексей Гусев. — Әти-әниләр тарату пунктларына килгәндә, безгә сабыйларның бик теләп ашавы, хәтта аллергиядән җәфа чигүче балаларның да аны яхшы үзләштерүе турында сөйли. Бу - безнең өчен иң зур бүләк".
Автор: Резеда Галикәева.
Фото: ИА «Башинформ»
Читайте нас: