+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
19 гыйнвар 2020, 21:17

Иске торактан - яңага

2019 елдан Русиядә гражданнарны иске һәм авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы яңадан эшли башлады. Гражданнарны күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. 2024 елга кадәр исәпләнгән күчерү программасына 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар кертелгән.

Безнең районда хәзерге вакытта авария хәлендәге өч күпфатирлы торак йорт бар, алар - Аксаков урамындагы 1нче һәм 2нче, Совет урамындагы 1нче йортлар. Аксаков урамындагы йортлар - 1969 елда, Совет урамындагылары 1951 елда төзелгән. Алар күптән яраксыз хәлдә, йортларның торышын капиталь ремонт та, реконструкцияләү дә төзәтә алмый. Шулай булса да, хәзерге вакытта аларда 50 кеше теркәлгән. Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы яңартылу нәтиҗәсендә узган ел ахырында Ворошилов урамы, 3А адресы буенча ике подъезды булган өч катлы 36 фатирлы йорт төзелеше башланган. Бу 23 гаиләне авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, шулай ук 7 ятим баланы һәм 1 инвалидны торак белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.
- Төзелеш бер генә көнгә дә туктап тормый. Инде подвал биналары төзелеше, беренче катның стеналарын һәм бүлмә аралыкларын төзү эшләре тәмамланган, - дип билгели район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Рамил Хәйдәров. - Төзүче булып «Башкортстан Республикасы торак төзелешен үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма тора, аның белән җир участогыннан бушлай файдалану килешүе төзелгән. Объектның генераль подрядчысы - «Жилстрой» ҖЧҖ. Директор Р.М.Әлмөхәммәтов җитәкчелегендәге подрядчы оешма коллективы тарафыннан төрле катлаулы объектларны төзү буенча шактый тәҗрибә тупланган, бу барлык эшләр дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылыр дигән ышаныч бирә.
Читайте нас: