+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомумдәүләт проектлары
20 гыйнвар 2020, 10:30

Дәваханәдә яңа кадрлар

Сыйфатлы һәм һәркем ала алырлык медицина ярдәмен кадрлар кытлыгы булмаган очракта гына тәэмин итү мөмкин. Шуңа күрә район, район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге яшьләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү өстендә ныклап эшлиләр.

Сыйфатлы һәм һәркем ала алырлык медицина ярдәмен кадрлар кытлыгы булмаган очракта гына тәэмин итү мөмкин. Шуңа күрә район, район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге яшьләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү өстендә ныклап эшлиләр.
Авылларда хезмәт салган медицина кадрларына ярдәм итү өчен «Земство докторы», «Земство фельдшеры» дәүләт программалары гамәлдә, аларның шарты буенча 1 миллион һәм 500 мең сум күләмендә компенсация түләүләре алырга мөмкин. Бу кадрларны медицина учреждениеләрендә биш елга калдыру мөмкинлеген бирүче формаларның берсе. Медицина кадрларын җәлеп итүдә хезмәт торагы бирү, стимуллаштыручы түләүләр, шулай ук медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашулар, мәктәп укучыларына һәм урта медицина учреждениеләре студентларына алга таба белем алуларын дәвам итүгә сыйфатлы һөнәри юнәлеш бирү кебек социаль ярдәм чаралары зур роль уйный.
«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында агымдагы елда Бакалы район үзәк дәваханәсе югары медицина белемле берничә белгеч белән тулыланды. Педиатрлар Светлана Сергеевна Миронова, Ләйсән Альфредовна Сабурова, Валентина Анатольевна Зайцева, Ирина Аркадьевна Киреева, хирург Евгений Александрович Тимофеев, терапевтлар Гүзәл Рәшитовна Яппарова, Екатерина Александровна Тимофеева, Эльза Айдаровна Тимергалиева, стоматологлар Рәмзия Мөдәрисовна Кучумова, Илнара Марселевна Шәрәфетдинова һәм Айдар Аликович Вәлиев коллективка уңышлы кушылдылар.
Аларның күбесе өчен Бакалы - кече туган ил. Мәсәлән, педиатр Валентина Зайцева район үзәгендә туып-үскән, элек дәваханәдә эшләгән. Хәзер зур эш стажы булган тәҗрибәле табибә туган коллективына әйләнеп кайтты, үзе генә түгел, һөнәре буенча хирург булган улы Евгений һәм килене Екатерина, терапевт, белән. Гаилә район үзәгендә төпләнде, күптән түгел яшь табибларның уллары туды. Евгений һәм Екатерина Тимофеевлар һәм тагын 7 яшь табиб быел 1 млн сум күләмендә акчалата ярдәм алды. Бу акчаларны медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртуга тотачак.
Читайте нас: